

Быел премия 10 төп номинация буенча уздырыла, шул исәптән "Ватанга хезмәт итү өчен батырлык һәм каһарманлык", "Гаилә иминлеге - дәүләт өстенлеге", "Территорияне үстерү - халыкның иминлеге", "Һәркемнең башлангычы - уртак уңыш", шулай ук “Махсус хәрби операциянең алгы сызыгыннан –муниципалитетка” һәм "Профессиональ кадрлар - муниципалитет киләчәге".
Гаризаларны кабул итү 21 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Финалистларны "Дәүләт хезмәтләре" порталында халыкның тавыш бирүе ярдәмендә сайлаячаклар, моның алдыннан экспертлар топ-100 номинантны билгеләячәк. Җиңүчеләрне киләсе елның апрелендә "Кече ватан - Русия көче" Бөтенрусия форумында бүләкләячәкләр.
"Премия гамәлгә куелганнан бирле Башкортстан муниципаль җәмәгатьчелеге вәкилләре һәрвакыт җиңүчеләр һәм призерлар исәбенә керә. Шул ук вакытта безнең төбәктән катнашучылар саны да арта. Ышанам ки, алар республиканы федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итәр, - дип шәрехләде "Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе идарәсе рәисе Марат Вәсимов.
Исегезгә төшерәбез, былтыр “Кеше язмышы - Ватан горурлыгы” номинациясендә Башкортстанның Салават районы Миәшәгәр авыл Советы башлыгы Илнара Сафина лауреат булды. Бүләкне күпбалалы ана Русия Президенты Владимир Путин кулыннан алды.
Фото: bashinform.ru