Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 29 октябрьдә, бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы +7, +12° тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 30 октябрьдә, яңгырлар көтелә. Җил көньяктан, төньяк-көнбатышка күчеп, уртача. Һава температурасы төнлә +1, +6°, көндез +4, +9°.
Җомга көнне, 31 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көнчыгыш районнарда карлы яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә -1, +4°, көндез +2, +7°.
Автор фотосы.