+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 октябрь 2025, 10:40

Владимир Путинны нигә климат кызыксындыра?

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Ямал-Ненец автономияле округы (ЯНАО) губернаторы Дмитрий Артюхов белән очрашу үткәрде һәм аны климат турындагы сораудан башлады, дип хәбәр итәләр Кремльнең матбугат хезмәтендә.

Владимир Путинны нигә климат кызыксындыра?Владимир Путинны нигә климат кызыксындыра?
Владимир Путинны нигә климат кызыксындыра?


"Хәлләр ничек, Дмитрий Андреевич? Мәңгелек боз эриме?"- дип кызыксынды Владимир Путин.

Җавап итеп, Артюхов, вәзгыять «үзгәрә» һәм аерым караш таләп итә, дип белдерде. «Мөгаен, төп тема булырлык кискен түгелдер, ләкин бик җитди мөнәсәбәт таләп итә", - дип аңлатты губернатор.

Шулай ук, Артюхов Путинга Арктика территорияләренә аерым мөнәсәбәт саклаганы һәм төбәк өчен мөһим мәсьәләләргә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Губернатор доклады вакытында Путин төбәктә эчә торган суның сыйфатына игътибар итте. "Эшлибез", — дип җавап бирде Президентка губернатор.

Фото: rbc.ru/rbc

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас