+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 октябрь 2025, 10:15

Халык балыкны аз ашый

Путин белдерүенчә, русиялеләрнең рационында балык ризыклары күбрәк булырга тиеш.

Халык балыкны аз ашыйХалык балыкны аз ашый
Халык балыкны аз ашый

Русияләлеләр рационында балык һәм диңгез ризыклары Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән нормага җитәрлек түгел, дип белдерде Президент Владимир Путин Хөкүмәт белән киңәшмә барышында.

Фикер алышуның төп темасы илдә балыкчылык хуҗалыгы комплексын үстерү булды.

«Бездә хәзер елына бер кешегә якынча 24 килограмм килеп чыга, ә ул күбрәк булырга тиеш", - дип өстәде Путин.

Аның сүзләренчә, "кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы турыдан-туры баланслы туклануга бәйле »

«Балык һәм диңгез ризыкларын куллану дәрәҗәсе шактый югары булган илләрдә— кайбер илләрдә безнекенә караганда ике тапкырга күбрәк, — анда гомер озынлыгы да югарырак», — дип белдерде Президент.

Балыкчылык берләшмәсенең аналитик үзәге бәяләвенчә, Русиядә балык куллану 2024 елда бер кешегә елына 22,7 килограмм тәшкил иткән, бу моңа кадәр бер-ике ел элек булган күрсәткеч белән чагыштырганда, 18 процентка күбрәк.

2023 елда Бөтенрусия балыкчылык хуҗалыгы предприятиеләре, эшкуарлар һәм экспортерлар ассоциациясендә билгеләүләренчә, балык һәм диңгез ризыкларын куллануның иң югары дәрәҗәсе Ерак Көнчыгыш федераль округына һәм Үзәк федераль округка туры килә.

“Росрыболовство” башлыгы Илья Шестаков 2025 ел нәтиҗәләре буенча илдә су биоресурсларын тоту 4,7 миллион тонна тәшкил итәчәк, дип фаразлый. Аның сүзләренчә, бу илнең эчке ихтыяҗларын тәэмин итү һәм чит илләргә җибәрү өчен җитәрлек булачак.

 

Фото: Сергей Булкин / NEWS.ru / Global Look Press

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас