+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 октябрь 2025, 09:15

Урта һөнәри белем бирүне үстерү перспективалары тикшерелде

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 26нчы утырышында катнашты.

Урта һөнәри белем бирүне үстерү перспективалары тикшерелдеУрта һөнәри белем бирүне үстерү перспективалары тикшерелде
Урта һөнәри белем бирүне үстерү перспективалары тикшерелде

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында төбәкнең мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Башкортстанда Урта һөнәри белемнең торышы һәм үсеш тенденцияләре турында сөйләде.

Республика - колледжлар саны буенча илдә лидерларның берсе. Быел гына да Урта һөнәри белем бирү системасында 119 меңнән артык кеше укый. Кадрлар әзерләү 177 белгечлек һәм 88 эшче һөнәр буенча алып барыла.

2025 елда колледжларга 38 меңгә якын кеше укырга кергән, шуларның 34 меңе диярлек – тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар. Конкурс бер урынга уртача 3,5 кеше тәшкил итте. Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, егетләр ешрак аңлы рәвештә эшче белгечлеге алу мөмкинлеген сайлыйлар.

Урта һөнәри белем бирү системасының матди-техник базасын яңартуга федераль һәм төбәк программаларын, барыннан да элек «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Профессионалитет» проектын гамәлгә ашыру ярдәм итә. Аның ярдәмендә 2022 елдан Башкортстанда 19 колледж яңартылды, аларда заманча уку кабинетлары һәм лабораторияләр ачылды, эш бирүчеләр заказы буенча кадрлар әзерләү оештырылды. Бу максатларга 2,4 миллиард сум федераль акча җәлеп итүгә ирешелде. Моннан тыш, төбәк башлыгы кушуы буенча уку корпусларын капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 1,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

2026 елга планнарда - тагын сигез колледжны яңарту һәм алар базасында Заманча мәгариф кластерларын булдыру.

Мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасын дәвам итеп, Русия Мәгариф министрлыгы 2025 елдан Урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен шундый ук программаны башлап җибәрде. Өч ел эчендә Башкортстанда 13 коледж бинасы тәртипкә китереләчәк. Моның өчен федераль бюджеттан 1,3 миллиард сум бүлеп бирелә. Быел Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжының уку корпусын һәм Башкортстан эретеп ябыштыру-монтажлау һәм сәнәгать җитештерүе колледжының тулай торагын ремонтладык инде.

Министр ассызыклаганча, урта һөнәри белем бирү системасын икътисадның кадрлар ихтыяҗы белән синхронлаштыру төп бурычларның берсе булып тора. Бу уку елыннан башлап колледжларда укырга кабул итүнең контроль саннарының гомуми күләме 2 мең бюджет урынына арттырылды. Бу республиканың эре сәнәгать предприятиеләрендә кадрлар кытлыгын бетерү мөмкинлеге бирәчәк.

Фото: ufimnivy.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас