Синоптиклар аномаль салкынны фаразлый.
Башгидромет мәгълүматы буенча, бу атнада республикада уртача салкын булачак. Көндез +5... -4 градус, төнлә -3... -6 градус, әмма аязытканда термометр баганалары -11... -12 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Шулай ук, яңгыр һәм җепшек кар явуы, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ябышуы, бозлавык фаразлана. Ләкин бу - чын кышкы сынауларның башы гына.
Ноябрьнең 20ләреннән соң республика территориясен бик салкын төньяк фронт капларга мөмкин. Кайбер урыннарда аязытканда температура -35 градуска җитәчәк.