Халыклар бердәмлеге көне – Русия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. Тантананың рәсми статусы 2004 елның декабрендә, Русия Дәүләт думасы “Хәрби дан көннәре турында” Федераль законга төзәтмәләр кабул иткәч, “Халыклар бердәмлеге көне” атамасы белән расланды.
Тантана атамасының мәгънәсе турында әлеге законның аңлатма язуында болай дип бәян ителә: “1612 елның 4 ноябрендә халык ополчениесе сугышчылары, милләте, нинди дин тотуы, җәмгыятьтәге урынына карамастан, бөтен халыкның героизмы һәм бердәмлеге үрнәген күрсәтте”.
2005 елдан башлап бәйрәм ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә, Русиядә ул – ял көне. “Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәсендә туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, ата-бабаларыбызның хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан гасырларга тапшырыла. Мондый күчәкилүчәнлек дәүләтчелегебезнең ныклы таянычын тәшкил итә, ил алдында торган мөһим бурычларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Бәйрәм көне Русия тарихының иң мөһим вакыйгаларының берсе белән бәйле, ул дәүләтнең алга таба үсешен билгеләде. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елдагы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Русия халкы зур җиңүгә ирешкән. Башкаланы поляк баскынчыларыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч биргән.
XVII гасыр башында Русия өчен куркыныч сәяси хәл урнаша. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар ил тәхетенә омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта, җирләребез дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына өметен сузган “күршеләр” бу таркаулыктан файдаланып калырга уйлый.
1611 елның сентябрендә Түбән Новгородтан шәһәр старостасы, этник татар Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Үзе беренче булып хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбән Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга шактый кеше кушыла. 22 октябрьдә Кремльне штурмлау башлана. Ике көннән соң поляклар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1612 елның ноябрендә ополчение җитәкчеләре, алдан ышандырганча, земство җыенын чакыру турында хәбәр тарата. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700 тирәсе кеше катнашлыгында Олы җыен үткәрелә. Яңа патша сайлау мәсьәләсе айдан артык тикшерелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Романов килә. Урыс халкын берләштерү илне һәлакәттән, юкка чыгудан саклап кала.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнәләр. Дмитрий Пожарскийга – бояр, Кузьма Мининга дворян чиннары бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
...1818 елда император АлександрI указы белән Мәскәүдә Кызыл мәйданга “Гражданин Минин һәм князь Пожарскийга” һәйкәл куела. Бронза монумент Русия тарихында халык геройларына төзелгән беренче һәйкәл булды.
2005 елда Мәскәү монументының кечерәйтелгән күчермәсе Түбән Новгородта да пәйда булды. Минин һәм Пожарский һәйкәле Түбән Новгород Кремле диварлары янында урнашкан, ул урындагы халыкка якташларының бөек батырлыгы турында искә төшереп тора.
Тарихтан күренүенчә, иң кыен вакытларда, шартларда Русиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яшибез.
Безгә, диннәр, телләр һәм гореф-гадәтләр, милләтләр һәм мәдәниятләр үзара тыгыз бәйләнгән илдә яшәүче русиялеләргә, милли мәсьәлә – һич арттырусыз, мөһим һәм фундаменталь. Русиянең күпмилләтле халкы – ул милләтләрнең гади җыелмасы гына түгел, ә бердәм көч. Илнең корылышы төрле милләтләр, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятләр берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Без гасырлар дәвамында бергә. Дөньяда башкача мондый ил юк.
Күпмилләтле Башкортстан өчен дә Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү символы булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Республикабыздагы бердәмлек ул – милләтләрнең килешеп яшәвенең күркәм үрнәге. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын һәм үсешен тәэмин итә.
4 ноябрьдә илнең барлык төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Һәркайда халык күңел ачулары, тематик күргәзмәләр, патриотик концертлар, өлкәннәр һәм балалар өчен спорт чаралары уза.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган төп чаралар ополчение лидерларының туган ягы Түбән Новгородта, шулай ук Мәскәүдәге Кызыл мәйданда оештырыла. Башкалада Халыклар бердәмлеге көнендә кешеләр, гадәттәгечә, Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр сала.
Башкортстанда да бу көнне бик күп иҗтимагый-мәдәни чаралар үтә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.