Һәйкәлгә 1957 елда нигез салынган, ул тантаналы рәвештә 1965 елда ачылган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының бөек туганлык дуслыгын символлаштыра.
Тантанада, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, муниципалитет, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм Уфаның шәрәфле шәхесләре катнашты.
– Республикада яшәүчеләрне халыклар дуслыгы, уртак берләшү бәйрәме белән котлыйм! - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республикабызның көче шунда ки, мондый катлаулы чорларда да без үсешәбез, алга барабыз, иҗат итәбез, төзибез, төшенкелеккә бирелмибез, киләчәккә ышаныч белән яшибез.
Фото: glavarb.ru