+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 ноябрь 2025, 07:15

Күпбалалы гаиләгә кайгы килгән

Бүген төнлә алар яшәгән йортта янгын чыккан.

Күпбалалы гаиләгә кайгы килгәнКүпбалалы гаиләгә кайгы килгән
Күпбалалы гаиләгә кайгы килгән
Бүген төнлә Уфа районының Миловка авылында Магистраль урамындагы торак йортта янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә 12х12 метр зурлыгындагы кирпеч торак йортның түбәсенә ут капкан була.
Янгынны сүндерүгә 19 кеше һәм 7 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, йортта яшәүче күпбалалы гаилә әгъзалары зыян күрмәгән. Алар вакытлыча Уфада туганнарында яшәячәк.

Янгын урынында дознаватель эшли, ул әлеге хәлнең сәбәбен ачыклый.

 
Фото: МЧС по РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас