+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 ноябрь 2025, 06:10

Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!

Метеохезмәтләр хәбәр итүенчә, бүген төнлә көчле магнит давылы башланды.

Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!
Мондый көннәрдә стресска бирелмәгез!
6 ноябрьгә каршы төндә Җирдә магнит давыллары башланды. 4 һәм 5 ноябрьдә Кояшта берничә көчле ялкынлану булды, аларның икесе максималь X1,8 һәм X1,1 классына җитте. Нәтиҗәдә, алар космик киңлеккә кояш матдәсенең гаять зур массаларын ташлады, дип белдерә "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус.
Магнит давылының иң югары ноктасы 7 ноябрьгә туры киләчәк. Аларның көче G3, яки хәтта G4 классына җитәчәк дип көтелә.

"Геомагнит кырының ярсуы шимбәгә каршы төндә генә кимүгә барачак, ләкин шимбәдә дә Җирнең магнитосферасының ярсуы сизелерлек булачак әле. Һәм якшәмбе көнне генә геомагнит кыры яшел зонага кайтачак", — дип ассызыклый Леус.

"Бу чорда үзебезгә игътибарлы булырга һәм мөһим эшләр башкармаска киңәш итәбез. Бу аеруча метеоүзгәрешләргә сизгер кешеләргә кагыла", — дип киңәш итә белгечләр.

Мондый көннәрдә кешеләрнең сәламәтлеге начарлануы мөмкин. Бик күпләрдә баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, йөрәк авырту, хәлсезлек һәм йокымсырау, арка һәм буыннар сызлау, югары кан басымы, хроник авыруларның кискенләшүе ихтимал. Шуңа да сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, дуслар.

Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә, яки табигатькә якын булырга кирәк.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас