

Уфада Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләренә бүләкләр тапшырды.
Үзенең сәламләү сүзендә Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүе күләмнәре буенча Русиянең иң яхшы ун төбәге арасына керә.
- Агросәнәгать комплексы һәрвакыт Башкортстан икътисадының нигезе булды. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республиканың һәм илнең азык-төлек иминлеге тәэмин ителә, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы алдында амбициоз бурычлар торуын, аларны гамәлгә ашыру өчен инновацион карарлар кабул ителүен билгеләп үтте. Нәселле терлекчелектә геномлы эшләнмәләргә, авыл хуҗалыгы культураларының яңа җайлаштырылган сортларын булдыруга һәм биотехнологияләр кертүгә аерым игътибар бирелә. Тармакны санлы трансформацияләү дәвам итә, ясалма интеллект, автоматлаштырылган системалар һәм илебезнең IT-чишелешләрен куллану киңәйтелә.
Ахырда Андрей Назаров АПК хезмәткәрләренең тармак үсешендә зур роль уйнавын тагын бер кат ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, профессиональлек, инициатива һәм үз эшенә тугрылык авылны торгызуның нигезе булып тора һәм күп яктан республиканың киләчәген билгели.
Фото: pravitelstvorb.ru