+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 ноябрь 2025, 10:50

Өч бертуган өчен әти-әни эзлиләр

Балалар гаилә җылысын тоеп үсәргә тиеш.

Өч бертуган өчен әти-әни эзлиләрӨч бертуган өчен әти-әни эзлиләр
Өч бертуган өчен әти-әни эзлиләр

Бүген сезне өч бертуган — Илнур, Руслан һәм Софья белән таныштырасыбыз килә. Бу балалар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Алар өчен бергә калу мөһим, шуңа күрә алар бергәләп үсәргә, бер-берсенә ярдәм итәргә мөмкинлек тудырган һәм бәхетле балачак бүләк итә алырлык гаилә эзлиләр.

2013 елда туган  Илнур ягымлы, игътибарлы һәм бик аралашучан малай. Ул өлкәннәр белән ышанычлы мөнәсәбәтне җиңел төзи, тирә-юньдәгеләрнең фикеренә колак сала һәм һәрвакыт барысын да дөрес эшләргә тырыша. Яшьтәшләре арасында Илнур — тыныч, сабыр, ышанычлы дус. Пазллар, футбол һәм номерлар буенча рәсем ясарга ярата. Ул бик пөхтә, мөстәкыйль, кушылган эшне төгәл, җаваплы үти. Энесе белән сеңлесен бик ярата.

2019 елда дөньяга килгән Руслан изге күңелле, ягымлы һәм аралашучан малай, ул шунда ук үзенә игътибарны җәлеп итә. Руслан конструкторлар җыярга, дуслары белән уйнарга, хәрәкәтчән уеннар ярата. Актив, кызыксынучан малай, рәхәтләнеп бассейнга йөри.

Сеңелләре Софья 2021 елда туган. Кечкенә кыз дөньяга кызыксынып карый, барысын да беләсе килә. Софья пирамида, матрешка җыя белә, кирәкле уенчыкларны җиңел таба, рәсем ясарга һәм ябыштырырга ярата. Ул үзенең исемен, фамилиясен, яшен әйтә белә. Күмәк уеннарга җиңел генә кушылып китә.

Бу балалар — бер-берсен ярата һәм ярдәм итәргә әзер булган чын команда.  Алар бергә үсә алырлык гаилә турында хыяллана.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез аларның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

 Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Бертуганнарны Русия законы нигезенә ярашлы аерырга ярамый.

Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас