

Яхия Мөниров 1932 елның 25 ноябрендә Балтач районының Түбән Карыш авылында дөньяга килә. Аңа сигез яшь булганда әтиләре Ногман ага фаҗигале вафат була, шул рәвешле берсеннән-берсе кече дүрт бала әниләре белән генә калган гаиләгә Бөек Ватан сугышы чорының барлык ачысын тулысынча татырга туры килә. Шулай булуга карамастан, сынмый-сыгылмый мәгьрифәтчеләр нәселенең дәвамчылары булган Мөнировлар – барысы да укып, югары белем ала!
1958 елда Бөре педагогия институтын яхшы билгеләргә тәмамлаган Яхия Мөнировны Балтач районының Зиләзекүл җидеелык мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. Шул рәвешле ул ике дистә елдан артык Балтач районы мәктәпләрен, 1969-87 елларда исә Балтач районының мәгариф бүлеген җитәкли. Яхия Мөнировның югары җитәкчелек осталыгы һәм оештыру сәләте түбәндәге саннарда да ачык чагыла: 1970-85 елларда гына да районда 31 мәктәп, аларга 9 янкорма, янә шул кадәр ашханә, 6 остаханә, 9 интернат, 11 балалар бакчасы, укытучылар өчен 48 фатир төзелеп файдалануга тапшырыла. Нәкъ әлеге колачлы төзелешләр нәтиҗәсендә 1985 елга балаларның 94 проценты бер сменада укый , 6 яшьтәгеләр әзерлек сыйныфларына йөри башлый. 1973-74 уку елы нәтиҗәләре буенча Балтач районы – РСФСР Мәгариф министрлыгының, 1983 елда СССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә. Аңлашыла, бу эшләрнең барысы да, тәү чиратта, булдыклы җитәкче һәм оста оештыручы Яхия Мөнировның зур тырышлыгы һәм фидакарьлеге белән тормышка ашырыла.
Ун ел дәвамында директор вазыйфасында Иске Балтач 1нче урта мәктәбен республика, ил күләмендә югары баскычка күтәреп, 2006 елда 74 яшендә хаклы ялга чыкканнан соң да үз Ватанының һәм туган төягенең чын патриоты Яхия Ногман улы кул кушырып утырмады. Соңгы көннәренә кадәр туган төяге – Балтач районының Түбән Карыш авылы тарихы, аның данлы шәхесләре, нәсел шәҗәрәсе, гомумән, Башкортстан җирлегенә бәйле тирәнтен эзләнүләрдә булып, улы Ильяс белән берлектә дистәгә якын саллы хезмәт бастырды. Ә инде Мөнировларның Түбән Карыш авылының 1650 елдан бүгенге көнгә кадәр бай тарихын үз эченә алган һәм Мәскәүдә дөнья күргән соңгы хезмәтләреннән булган саллы китабы чын мәгънәсендә туган авылларына рухи һәйкәл булып тора!
Гәзитебез, гомумән, республика матбугаты белән әле узган гасырның 60нчы елларыннан ук хезмәттәшлек иткән Яхия Ногман улы соңгы елларда басмабыз белән аеруча тыгыз бәйләнештә булды. Бу җәһәттән соңгы елларда гына да “Кызыл таң” гәзите битләрендә берничә санда Яхия Мөнировның “Илнең шанлы тарихында нәселем яралары...”, “Танып аны диңгезгә илтте!”, “Каһарманлык – каныбызда!” кебек тирән патриотизм, Туган илгә сөю белән сугарылган саллы язмалары дөнья күрде. Шушы цикллары һәм тирән эчтәлекле башка мәкаләләре өчен ул берничә тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең ел лауреаты” исеменә һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.
Әйе, Яхия Мөниров остазларның остазы булган олуг педагог кына түгел, Ватанның чын каһарманы, барлык асылы, гамәлләре, эшчәнлеге һәм тормыш рәвеше белән ватанпәрвәрлек үрнәге дә иде! Әлеге авыр көннәрдә “Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективы, актив авторыбыз һәм басмабызның якын дусты вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсенең, балаларының, якыннарының тирән югалту кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә күркәм сабырлыклар насыйп итсен.
Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.