– Президент Владимир Путинның 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итү тәкъдимен хуплавы мине бик шатландырды. Минемчә, бу – бик дөрес карар.
Без Бөек Җиңү елында бергәләшеп теләсә нинди авырлыкларны җиңә алуыбызны күрсәттек. Күпмилләтле Русиядә һәр республика үзенчәлекле, аларны бер максат – тынычлыкка омтылу берләштерә. Мәсәлән, Башкортстанда 100дән артык милләт вәкиле яши. Аларның иң күп санлылары – урыслар, башкортлар, татарлар, чувашлар, марилар, мордвалар һәм удмуртлар. Әлеге халыклар безнең төбәкнең нигезен тәшкил итә.
Алар белән бергә тагын йөзгә якын башка милләт тә яши. Русия чәчәк атсын өчен тынычлык кирәк. Һәр халык үзенчәлекле һәм кабатланмас. Республикада барлык халыкларга, аларның санына карамастан, тигез мөнәсәбәт күрсәтелә.
Хәзер без һәр халыкның иң яхшы традицияләрен күрсәтергә әзерләнәбез. Мин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, барлык проектларга да бик шатмын. Без шулай ук яңадан-яңа башлангычлар планлаштырабыз. Әлеге бәйрәмнәрдә татарлар гына түгел, ә республикада яшәүче барлык халыклар да актив катнашачак.
Ноябрь ахырында без Нефтекамага юл тотачакбыз, анда “Нәнәй” бәйрәме узачак. Алар – безнең иң якын кешеләребез, тәрбия бирүче өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә бәлки, тулы бер галәм дә. Безнең халыкларның проектлары бик үзенчәлекле. Күп вакытта гореф-гадәтләрнең төрле милләт вәкилләрен берләштерүен онытабыз.
Фото: bashinform.ru