Бозлы яңгыр һәм кар көтелә.
Әйтик, бүген, 9 ноябрьдә, көнчыгыш районнарда чыбыкларга һәм агачларга юеш кар саруы, бозлы яңгыр, юеш кар явуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, урыны белән көчле. Көндез термометр баганалары 0, +5°күрсәтәчәк.
Дүшәмбе, 10 ноябрьдә, шулай ук кар һәм яңгыр явачак, юлларның аерым участокларында бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчеп, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -4, +1°, көндез һава +1, +6°ка кадәр җылыначак.