Башкортстанда ноябрь ахырына респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны артуы көтелә. Мондый фаразны, узган еллар саннарыннан чыгып, “Роспотребнадзор” белгечләре бирә. Әлегә салкын тию һәм грипп белән бәйле хәл сезонның бу чоры өчен гадәти.
Күзәтчелек ведомствосында авыруларны профилактикалау өчен гриппка каршы вакцинация узарга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген искәртәләр.
Билгеле булуынча, коронавирус белән авыручылар саны да кимегән. Узган тәүлектә инфекциянең 30 очрагы ачыкланган. Чагыштыру өчен: октябрь ахырында бер тәүлектә 73 кешедә ковид расланган.
Автор фотосы.