+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 ноябрь 2025, 09:40

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Радий Хәбиров боерыгы белән Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе башлыгы итеп Илмир Әһлиуллин билгеләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләндеЯңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Белешмә:
Әһлиуллин Илмир Зөлфәт улы 1992 елның 22 февралендә Учалы районының Миндәк эшчеләр поселогында туган. Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын, «Югары икътисад мәктәбе» тикшеренү университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 2014 елда «Сәяси мәгълүмат үзәге» консалтинг компаниясе аналитигы булып башлаган.
2018-19 елларда - Русия Икътисади үсеш министрлыгы департаментының перспективалы үсеш бүлеге баш белгече.
2019-20 елларда - Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсенең сәяси планлаштыру һәм проектлау бүлеге мөдире урынбасары. 2020 елда - Мәдәният министрлыгының «Гуманитар тикшеренүләр үзәге» кече фәнни хезмәткәре. 2020-22 елларда - Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү бүлеге мөдире.

2022-25 елларда Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында махсус хәрби операциядә катнашкан. Генерал Шәйморатов ордены, Жуков медале белән бүләкләнгән.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас