+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 ноябрь 2025, 02:50

“Ачыктан-ачык сөйләшәчәкбез!”

Бүген республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры элемтә” узачак.

“Ачыктан-ачык сөйләшәчәкбез!”“Ачыктан-ачык сөйләшәчәкбез!”
“Ачыктан-ачык сөйләшәчәкбез!”
Кичә Хөкүмәт киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе бу хакта тагын бер кат искә төшерде. Чара 19.00 сәгатьтә башланачак. “Шактый күп сораулар килде дә инде. Мин аларга максималь җавап бирергә тырышачакмын. Без соңгы елларда, гадәттәгечә, дүрт сәгатькә якын эшләдек, эш күләме шактый зур. Иртәгә ачыктан-ачык сөйләшәчәкбез!” – диде төбәк җитәкчесе һәм барлык Хөкүмәт әгъзаларын һәм муниципалитет башлыкларын элемтәдә булуларын сорады.

Күпфункцияле үзәкнең Стәрле­та­мактагы филиалы белгече Кристина Мортазина “Русиянең иң яхшы Күпфункцияле үзәге” Бөтен­русия конкурсында җиңү яулады. Ул “КФҮнең иң яхшы универсаль белгече” номинациясендә иң яхшысы дип танылды. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Радий Хә­биров җиңүчегә Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, республиканың мәктәп туклануы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Ул искәртүенчә, “Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025” Бөтенрусия конкурсы йомгаклары буенча Башкортстан командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәһәр мәгариф учреждениеләре арасында номи­нациядә Стәрлетамакның 29нчы мәктәбе ашханәсе җиңүче булды. Ә шушы шәһәрнең 7нче мәктәбе шеф-повары Рима Черненко “Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе” номинациясендә икенче булды. “Бу – безнең берничә ел башкарган эшебезне чагылдыручы күңелле вакыйга. Инде ничәнче ел безнең мәктәп командалары бу конкурста җиңү яулый. Шуңа карамастан, тынычланырга ярамый”, — дип билгеләде ул, мәгариф министры Илдар Мәүлет­бирдинга мөрәҗәгать итеп.
 
Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова Туймазы районы хакимияте башлыгын республика җитәкчесе тәнкыйтьләгән­нән соң анда тикшерү үткәрелүен билгеләде. Исегезгә төшерәбез: элегрәк Радий Хәбиров шәһәрнең карап-тотылу дәрәҗәсе белән канәгать булмавын белдергән иде.
 
Беренче күчмә тикшерү 28 октябрьдә үткән. Нәтиҗә: шәһәрдә, чыннан да, бик пычрак булган. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципалитет җитәкчелегенә кисәтүләр белән 100дән артык фотография җибәргән. Нигездә, алар юл буйларындагы тәртипсезлеккә, билгеләр булмауга, пычрак бетон коймаларга, үләнгә, чүп-чарга һәм төсе уңган баннерларга кагылган. Ирина Голованова сүзләренчә, ул вакытта шәһәрдә нибары 3 берәмлек техника эшләгән. Тикше­рүдән соң 17 машина эшкә чыккан. Шәһәрдә пычракның сәбәбе итеп муници­палитетның үз техникасын карап-тоту өчен җаваплы эшкуарларга арендага бирүе аталды. “Туймазы халкы миңа үпкәләмәсен. Бу сорау халыкка түгел, ә идарә командасына. Территория бик үк яхшы каралмый. Хисап палатасын анда тикшерүгә җибәрүне сорыйм”, – диде Радий Хәбиров.
 
Башкортстанда быел инвалидлыгы булган 850 кешегә эш табарга булышканнар, узган елда исә 1739 кеше эшкә урнаштырылган булган. Республикада мөмкинлекләре чикле 95 меңнән артык кешенең 25 меңнән артыгы гына эшли. Алар бүген төбәкнең 9,6 мең предприятие һәм оешмасында хезмәт сала. “Инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча лидер төбәкләрдә (Санкт-Петербург, Ленинград һәм Белгород өлкәләре) III группа инвалидлык белән 50 проценттан артык граждан эшли. Бездә шундый 46 мең инвалидның 40 проценты гына эшли”, – дип билгеләде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Инвалид гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм – власть органна­рының да, эш бирүчеләрнең дә комплекслы бурычы, дип билгеләде Радий Хәбиров. Ул Хөкүмәткә эш белән мәшгуль инвалидларның санын арттыру буенча карарлар эшләргә кушты.
 
13-14 ноябрьдә Уфа Русиянең 52 төбәгеннән 174 белгеч – креатив мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары, экспертлар һәм практиклар өчен очрашу урыны булачак. “Съездда бөтен ил буенча креатив индустрия мәктәпләрендә тупланган иң яхшы тәҗрибәләрне тәкъдир итүгә аерым игътибар биреләчәк. Форумда тармакның әйдәп баручы экспертлары җыелачак, алар үзләренең тәҗрибәсе һәм креатив белем бирүне үстерү күзаллаулары белән уртаклашачак”, – диде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
 
– Без теманы күтәреп чыктык, мин моның белән шәхсән шөгыль­ләнәм. Бездә креатив мохит булган җиде пилот муниципалитет бар. Бу – акча китерә торган креатив, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас