

Берничә минул элек кенә республика Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, "Россия 24", "Башкортостан 24", "Вся Уфа", "Сәлам", UTV телеканаллары һәм "Юлдаш" радиостанциясенең туры эфиренды сорауларга җавап бирә башлады.
- Барысы да яхшы булачак, - дип сүзен башлады республика Башлыгы. - Авырлыклар бар, әмма без аларны хәл итәчәкбез.
Әлеге вакытка 4 меңнән күбрәк сорау килде. Радий Хәбиров бүген берничә дистә сорауга җавап бирәчәген әйтте.
- Безгә килгән сораулар буенча арытаба да эшләячәкбез. Былтыр, мәсәлән, бер атна эчендә 600дән артык сорау хәл ителде.
Сорауларның төрлесе бар. Кайберләре озак вакыт һәм зур капитал таләп итә.
Әллә нинди катлаулы фаразлар ясарга нигез юк. Икътисад тотрыклы. Без 6 ел даими үсештә булдык, бары бер елда гына бераз авырлыклар булды. Төбәк продуктлары, эш хаклары, барысы да плюс белән бара. Торак төзүдә авырлыклар бар, анысын да үстерәчәкбез. Социаль эшләрне башкаруга җитди игътибар бирәбез.
Авырлык, дигәннән, халыкның ял итәргә вакыты булмавын ассызыклыйсым килә. Ковидтан чыктык та, СВО башлады, шул ук вакытта санкцияләр авырлыклар тудырды. Әмма без үсәбез, ныклы аякта басып торабыз, - диде ул.