+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 ноябрь 2025, 17:25

Җиңү паркы төзекләндереләчәк

Бүген, 11 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров традицион “Туры линия” үткәрә. Ул туры эфирда журналистлар, активистлар, җәмәгатьчеләр, шулай ук республика халкының сорауларына җавап бирә һәм узып баручы 2025 елга кайбер йомгаклар ясый.

Җиңү паркы төзекләндереләчәкҖиңү паркы төзекләндереләчәк
Җиңү паркы төзекләндереләчәк

Мәчетле районының Олы Устьикин авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучының тол хатыны Эльвира Галләмова урындагы Җиңү паркында махсус хәрби операция геройларына багышланган почмак булдыруны сорады.

Радий Хәбиров мәсьәлә буенча Мәчетле районы хакимияте башлыгы белән фикер алышырга вәгъдә итте. Әгәр халык каршы булмаса, паркны “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында төзекләндерә алачаклар.

Шулай ук Башкортстан Башлыгы СВО тәмамланганнан соң Уфада махсус операция геройларына һәйкәл куярга планлаштырабыз, скульптор Сергей Щербаков булачак, урыны инде билгеләнгән, диде.

Фото: bashinform.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас