+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 ноябрь 2025, 17:27

Инвесторлар төбәкне үстерергә тиеш

Башкортстан Башлыгы белән туры эфир дәвам итә. Республикага зур инвесторларны җәлеп итүгә кагылышлы сорау да яңгырады.  

Инвесторлар төбәкне үстерергә тиешИнвесторлар төбәкне үстерергә тиеш
Инвесторлар төбәкне үстерергә тиеш

«РБК-Уфа» директоры һәм баш мөхәррире Равил Ватолин зур инвестпроектлар, аерым алганда Әбҗәлил районындагы РМК проекты турында кызыксынды. Билгеле булуынча,"Салаватское" җәмгыяте геологик разведкага лицензия алды.

Радий Хәбиров ассызыклавынча, халык белән зур эш башкарылган, кешеләргә проектның асылын аңлатканнар, аларда аңлау барлыкка килгән.

Радий Хәбиров киләсе атнада компания вәкилләре белән очрашырга җыена, шулай итеп геологик разведка тәмамлана, турыдан-туры бакыр ятмаларын эшкәртүгә күчәчәкләр.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, һәр экологик проблема еш кына сәясигә әйләндерелә. Монда тәвәккәллек кирәк, дип билгеләде ул һәм Әбҗәлил районында эшләгән "Русская медная компания"не искә алды.

Компания инде районны үстерүгә 100 миллион сумнан күбрәк акча җәлеп иткән. Барысы да контрольдә тотыла. Экологик хәвефләр булдырылмаячак. Кешеләргә барысы да аңлатылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас