

Радий Хәбиров, “туры линия”дәге чираттагы сорауга җавап биреп, үзенең остазларын атады. Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, мондый закончалык бар – олыгайган саен остазлар азрак.
"Үзең дә үсәсең, зирәклек тә, белем дә барлыкка килә, — диде Радий Хәбиров. - Минем тормышымда киңәшләренә колак салган, фикере кадерле булган кешеләр бар. Профессор Вил Тимербулатов. Ул сәламәтлек саклау өлкәсе белән бик актив шөгыльләнә. Ул - арымый-талмый эшли торган кеше. Мин аңа бик рәхмәтле. Язучы Михаил Андреевич Чванов – позицияле кеше, аның бөтен тормышы көрәш. Халык шагыйре Мостай Кәрим белән мөнәсәбәтләрем бик җылы иде. Минем биографиямдә шундый факт булды. Аның миңа мөнәсәбәте яхшы иде. Мин аның белән аралаштым”.
Эшчәнлек өлкәсе буенча Башкортстан Башлыгы шулай ук Мәскәү мэры Сергей Семенович Собянинны атады.
"Аны остаз дип атарга мөмкин. Мин аңардан өйрәнәм. Карагыз, Мәскәү нинди! Дөньяның иң яхшы шәһәре", - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru