

Радий Хәбировның Уфада фатиры юк. Бу аның арытаба республикадан китәчәге турында сөйлиме?
Бүген "Туры эфир" барышында республика Башлыгына шундый сорау да бирелде.
- Мәскәүдә фатирым бар. Хатынымның да анда фатиры бар. Ә монда без дәүләт өендә яшибез. Дөресен генә әйткәндә, моның турында ныклап уйланганым юк. Тик, балалар әле бәләкәй. Өлкәне мәктәптә укый, икенчесе балалар бакчасына йөри. Без үзебезне биредә күрәбез. Мәскәүгә барып йөрер өчен фатир булуы яхшы. Тик вазыйфамнан киткәч тә республикада калырбыз, дип уйлыйм, - диде ул.