-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2025, 20:40

Юллар — халыкны иң борчыган мәсьәлә

"Туры элемтә"дә Борай районының Тепляк авылы халкы республика Башлыгына видеосорау юллады.

Юллар — халыкны иң борчыган мәсьәлә
Юллар — халыкны иң борчыган мәсьәлә

Алар Тепляк авылында яшәүчеләрне район үзәге белән тоташырган юлның авария хәлендә булуы турында сөйләде. Юлның авария хәлендә булуы авыл кешеләрен бик борчый һәм уңайсызлыклар тудыра. Бу юллар мәктәпкә йөрүче балалар өчен дә бик хәвефле, ди алар. Авыл халкы аны ремонтлауны сорый.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, юл М-12 федераль трассасы төзелеше барышында зыян күргән, күп кенә инерт йөкләр ташыганнар. Зыянны исәпләү кыен, ләкин ул миллиардлар белән исәпләнә. “Росавтодор” әлеге вакытта юлларның бер өлешен ремонтлый.
Шуңа күрә киләсе елга юл фондыннан акчаның күп өлешен нәкъ менә федераль трасса төзелеше вакытында зыян күргән юлларны ремонтлауга юнәлтергә карар кылынды, диде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук Транспорт министрлыгына Тепляк авылындагы хәлне контрольгә алырга һәм аңа тәкъдимнәр кертергә кушты.

Башкортстан Башлыгы 2026 ел республика өчен кайбер бурычларны хәл итү өчен "иң начар ел" булачак, дип ассызыклады. Яңа елга төбәк зур бюджет дефициты белән керә.

Мөмкин булганча, төбәк программасы буенча акчаны проблемалы участокларны ремонтлауга юнәлтәчәкләр, әмма бу җитмәячәк. Шуңа күрә "бераз түзәргә туры киләчәк", эшләрне башкару вакыты, мәсәлән, Сибай-Акъяр трассасы кебек, бераз сузылачак. Аны ремонтлау срогы баштагы ике ел урынына дүрт елга сузылган.
Башкортстан Башлыгы рөхсәт ителгән габаритларны арттырып йөк ташучы транспорт юлларны бетерә, дип белдерде. "Безнең юлларның оппоненты булып артык йөкле транспорт йөртүче предприятиеләр тора", - диде Радий Хәбиров.

Әлеге вакытта республикада 11 үлчәү контроле станциясе эшли. Төп бурыч — аларны тар юлларга тагын да күбрәк куеп чыгу һәм штрафларны 400 мең сумга кадәр арттыру.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас