Дәүләт Кремль сараенда легендар шәхес Александра Пахмутованың туган көне уңаеннан тантаналы концерт узды. СССРның халык артистына бәйрәм вакытында сәхнәдә Русия Президенты Владимир Путиннан чәчәк бәйләмен тапшырдылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Моннан тыш, Президент аны концерт вакытында ук телефон аша да котлады.
Александра Пахмутова 1929 елның 9 ноябрендә Сталинград янындагы Бекетовка поселогында туган. 1943 елда Мәскәүгә күчеп килә, анда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбенә укырга керә. Педагог Ираида Васильевада фортепиано классы буенча шөгыльләнә һәм Виссарион Шебалин һәм Николай Пейко җитәкчелегендәге яшь композиторлар түгәрәгенә йөри.
1953 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен профессор Виссарион Шебалинның композиция классы буенча тәмамлый. 1956 елда аның җитәкчелегендә аспирантура бетерә. Александра Пахмутова— Социалистик Хезмәт Герое, Русиянең Хезмәт Герое, 400 дән артык җыр авторы.
Фото: Кристина Кормилицына / ТАСС