+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 ноябрь 2025, 05:20

“Барлык вәгъдәләребезне һәм йөкләмәләребезне дә үтәячәкбез”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде11 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәлам” телеканаллары, “Юлдаш” һәм “Радио России” радиостанцияләренең туры эфирында, шулай ук социаль челтәрләрдә журналистлар, активистлар, җәмәгатьчелек һәм республика халкының көн кадагына суккан сорауларына җавап бирде. Төбәк җитәкчесенә барлыгы 8,6 мең мөрәҗәгать килгән, шуның 2 меңе – телефон аша. Халык социаль челтәрләр һәм чат-ботлар аша – 5,6 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына 469 сорау юллаган, ә “Кире элемтә платформасы” аша 500 мөрәҗәгать кабул ителгән. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, барлык сораулар буенча да җаваплар әзерләнәчәк яки алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

“Барлык вәгъдәләребезне һәм йөкләмәләребезне дә үтәячәкбез”“Барлык вәгъдәләребезне һәм йөкләмәләребезне дә үтәячәкбез”
“Барлык вәгъдәләребезне һәм йөкләмәләребезне дә үтәячәкбез”
Социаль-икътисади үсеш

Без ниндидер хәвефле фаразлар ясау өчен бернинди нигез дә күрмибез. Бу – бик мөһим. Конкрет фактларга гына таянабыз. Республиканың барлык макроикътисади күрсәткечләре дә яхшы һәм үсештә. Тулай төбәк продукты, хезмәт хаклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме арта бара. Сәнәгать җитештерүе индексы буенча билгеле бер кимү күзәтелсә дә, ел ахырына уңай күрсәткечкә чыгарга планлаштырабыз. Торак төзелеше буенча 3 миллион квадрат метрга җитәргә исәп тотабыз. Бу күрсәткеч аякта нык басып торырга мөмкинлек бирә. Һәм без социаль йөкләмәләрне үтәү өчен бөтен мөмкинлеккә дә ия. Әйе, кайбер социаль объектлар буенча төзелеш сроклары озайтылган очраклар бар, әмма, һичшиксез, барлык эшләр дә төгәлләнәчәк һәм алар файдалануга тапшырылачак.

“Башкортостан-2030” гамәлдә

Без игътибарны конкрет максатларны билгеләүгә юнәлттек. “Башкортостан-2030” программасын эшләдек, анда төп юнәлеш­ләрне күрсәттек: без нәрсә төзергә, күпме объектны сафка бастырырга, беренче чиратта нинди мәсьәләләрне хәл итәргә, тулай төбәк продуктының үсешен, сәнәгать җитештерүе индексын һәм инвестицияләр күләмен ничек тәэмин итәргә тиешбез.

Дошманның БПЛА һөҗүмен кире кагу

Республикага һөҗүм итүләр даими рәвештә бара. Аларга каршы тору өчен бик кыска вакыт эчендә мөһим карарлар кабул иттек. Стратегик әһәмияткә ия булган предприятиеләр исемлеген төзедек. Алар өчен актив һәм пассив саклау системалары расланды. Күп кенә производстволарны металл челтәрләр белән капладык, бу технологик җайланмаларны саклап калырга мөмкинлек бирә. Шулай ук радиолокацион күзәтү системасы бар, кайчан кайда нәрсә очканын төгәл беләбез. Зенит орудиеләре, пулеметлар, автоматлар һәм шома көпшәле кораллар бар. Әгәр кешеләргә янау туса, беркемне дә бәла-казада калдырмаячакбыз. Республикада урнашкан илнең Оборона министрлыгы көчләре һәм предприятиеләрнең хәвефсезлек хез­мәтләре үз эшен шактый нәтиҗәле башкара дип саныйм. Халыкка мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: дөрес мәгълүмат чыганакларына таяныгыз. Без һәрвакыт нәрсә һәм кайда булганын төгәл әйтәбез. Шулай ук Интернет чикләнүен аңлап кабул итәргә кирәк. Махсус хәрби операция бездән еракта түгел. Дошманга каршы көрәш монда да бара, без дә бу вакыйгаларда катнашабыз.

Креатив индустрияне үстерү

Без хәзер шәһәрләребездә креатив бергәлекләр барлыкка килсен өчен эшлибез. Алар инде Уфада, Бөредә, Стәрле­тамакта оешкан. Әлеге юнәлеш белән актив шөгыльләнүче җиде пилот муниципалитетны билгеләдек. Бурыч – иҗади яшьләргә үзләрен, шул исәптән креатив индустрия кысаларында да, тормышка ашырырга мөмкинлек бирү.

Әмма бу тармакны үстерү өчен, спортта яки мәдәнияттә булган кебек үк, инфраструктура кирәк. Шуңа күрә планлы рәвештә авыл һәм шәһәр мәдәният йортларын, республиканың мөһим объектларын ремонтлыйбыз. Федераль үзәк ярдәме белән хәл ителергә тиешле бурычлар арасында – Урыс драма театрын һәм Уфа дәүләт циркын төзекләндерү. Циркны яңарту мәсьәләсе турында Русия Президенты белән фикер алыштым, һәм дәүләт башлыгы безне хуплады. Әгәр дә барлык кирәкле процессларны нәтиҗәле башкарсак, 2026 елда аны реконструкцияләүгә керешә алачакбыз.

Вандализм

Без бу күренеш белән еш очрашабыз. Яңа гына ремонтланган паркка вандаллар килеп, барысын да җимергәндә бик кызганыч. Минем моңа һәрвакыт бер генә җавабым бар: көчебез дә, сабырлыгыбыз да җитәрлек. Вандализм – ул цивилизация күренеше, ләкин үзебез яхшы эшләсәк, мондый очраклар азрак булачак. Беренчедән, ватылганны төзекләндерергә кирәк. Икенчедән, мөлкәтне бозган вандаллар өчен җаваплылык каралган – монда тиешле хезмәтләр эшләргә тиеш. Әмма катгыйландыру һәм тыю чараларына караганда тәрбияләү яхшырак нәтиҗә бирә. Кеше әйләнә-тирәдә нәрсәнеңдер яхшы якка үзгәрүен күрсә, ишегаллары төзекләндерелгәндә, юлларга асфальт түшәлгәндә, парклар яңартылганда, ул бу хезмәтне хөрмәт итә башлый. Ә җәмгыятьтә үзенчәлекле иммунитет барлыкка килә – ул үзе вандалларга каршы тора башлый.

Юллар

Чыннан да, тизйөрешле М-12 федераль трассасын төзү барышында кайбер юллар җимерелде. Зыян күләме миллиард сумнар белән исәпләнә. “Автодор” дәүләт компаниясе зыянны каплау һәм әлеге юлларның бер өлешен тергезү белән шөгыльләнә. Үз чиратыбызда, әлеге максатларга республика юл фондыннан акча бүләргә карар иттек.

Трасса төзелгәндә юллары зыян күргән Борай, Тәтешле, Дүртөйле, Илеш районнарында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм: без төзекләндерүгә акчалата ярдәм күрсәтәчәкбез, әмма күпмедер вакыт түзәргә кирәк булачак. Ике ел эчендә төзеп бетерергә планлаштырылган Сибай – Акъяр юлы белән дә шундый ук хәл килеп туды, ә хәзер аны дүрт елга сузарга мәҗбүрбез. Әлбәттә, анда тәртип урнаштырырбыз.

Бушмариннар утары

ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитеты утырышында Чишмә районындагы Бушмариннар утары язмышы турында фикер алыштык. Әлбәттә, аны тергезергә кирәк. Әмма әлегә финанслау чыганаклары буенча төгәл карар юк. Анда тәртип урнаштырачакбыз, дип вәгъдә бирәм. Федераль грант алу өчен уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсында катнашырга мөмкин. Муни­ципалитетның бу мәсьәләдә уңай тәҗ­рибәсе бар инде – 2026 елга район үзәген төзекләндерүгә шулай акча җәлеп итә алдык.

“Башспирт”

Берничә ел элек предприятие банкротлык чигендә булганда, “Башспирт”ны сату мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә “Башспирт” – Русиянең алкоголь җитештерүче предприя­тие­ләренең иң көчле беренче бишлегендә. Ул – ел башыннан продукция сатуны арттырган бердәнбер эре спиртлы эчемлекләр җитештерүче компания. Табыш барлыкка килде, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы арта. Мин моны Рәиф Абдрәхимов җитәкче­легендәге шактый нәтиҗәле менеджмент белән бәйлим. Шуңа күрә предприятиене сату кирәклеген күрмим, ул күп миллиард сумлык акцизлар китерә.

Акъярда Мәдәният йорты төзеләчәк

Хәйбулла районының Акъяр авылында Мәдәният йорты төзү күптән көн тәртибендә тора. Аның буенча йөкләмә бар, әмма финанслау мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Хәйбулла районында җитештерү эшчән­леген алып баручы Урал тау-металлургия компаниясе белән сөйләшүләр үткәрдек. Предприятие әлеге Мәдәният йортын төзиячәк, проектка әзерлек бара, дип килештек. Киләсе елда эшне башлап җибәрү бурычын максат итеп куябыз. Без һәрвакыт муниципалитетларыбыз террито­риясендәге табигый байлыкларны чыгаручы эре компанияләр социаль җаваплылык күрсәтергә тиеш дигән фикердә торабыз.

Колледжлар – үзәктә!

Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжының Благовещен филиалын ябарга җыенмыйбыз. Хәзер берничә урта һөнәри белем бирү учреждениесен бер зур уку комплексына берләштерәбез, ул Благовещен күппро­фильле һөнәри колледжы белән бәйле булачак. Мондый үзгәртеп кору кирәк. Ул ресурсларны берләштерергә, артык административ чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Без бюджеттан һәр сумны нәтиҗәле файдаланырга тиеш.
Республикада 92 колледж эшли, аларның филиаллары да бар, аларны алга таба да үстерәчәкбез. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре – сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, икътиса­дыбызның төп партнерлары. Колледжлар – республиканың ышанычлы терәге, һәм безнең бурыч аларны кыскарту түгел, ә ныгыту һәм үстерү.

Салават Юлаев һәйкәле турында

Һәйкәлне яңарту карары гади булмады, әмма статуяның торышы реставрация таләп итә иде. Бу эшне башлап җибәрдек. Проект һәм финанслау бар, хезмәт­тәшләребез дә билгеләнгән, алар арасында Русиянең Сәнгать академиясе дә бар. Җәмгыятьтә дә һәйкәлне яңартырга кирәк дигән фикергә килүебез мөһим. Гомумән алганда, эш күләме зур булачак. Моннан тыш, янәшәдәге территорияне дә яңар­тырга телибез. План буенча, 2027 елда Республика көненә яңартылган һәйкәлне ачарга исәп тотабыз.

Һәйкәлне күтәрү өчен генә махсус кран уза алсын өчен аерым юл салырга туры килде. Эшләрнең бик җаваплы башлангыч чорын уздык, ул эмоциональ яктан да җиңел булмады. Хәтта мондый “тимер кешеләр” дә кайчак кайгыртуга мохтаҗ.

“Башкиравтодор”

Предприятие катлаулы хәлдә, әмма ул моңа кадәрге белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Аны ничек үстерергә кирәклеген аңлыйбыз. Аның эш күләме – берничә миллиард сумга җитә, әмма зур бурыч йөкләнеше дә бар. “Башкиравтодор” тарихлы предприятие буларак подрядларны отты. Ягъни, бер яктан, аңа билгеле бер күләмдә эш бирдек, чөнки аннан башка бурычларын түләп булмый. Әмма, икенче яктан, компаниянең катлаулы хәлдә булуы аркасында, ул юллар төзү һәм ремонтлау буенча кайбер йөкләмәләрне үтәмәде.

Монда предприятиене рейдерлык басып алу омтылышы да үз ролен уйнады, әмма моны булдырмый калдык. Федераль иминлек хезмәте идарәсе һәм прокуратура актив рәвештә ярдәм күрсәтте. Бу тарихны болай гына калдырмаячакбыз.

Хәзер “Башкиравтодор” эшли, әмма иң нәтиҗәле җәйге сезон, кызганычка каршы, артта калды, шуңа күрә проектларның бер өлеше киләсе елга күчә.

Пугачев урамын төзекләндерү

Уфаның Пугачев урамы турында әйтсәк, Дуслык монументыннан Таш кичүгә кадәрге юл өлешен тәртипкә китердек. Хәзер Генерал Рыленко урамыннан Геофизиклар урамына кадәрге участокта юлны дүрт полосага кадәр киңәйтергә кирәк булачак. Бу эшне киләсе елда тәмамларга ниятлибез.

“Башкортстан Геройлары” программасы

Бу проектка бик җитди карыйбыз. Әлеге вакытта 71 кеше белем ала, һәм төп максат – аларның дәүләт хезмәтенә урнашуын тәэмин итү. Әлбәттә, бу программада республикадан гына булган хәрбиләр катнашмый. Рәхим итегез, гаиләләрегез белән күченегез, без сезне көтеп калабыз. Иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Һәркайсыгызга хөрмәт һәм игътибар күрсәтәчәкбез. Эш белән дә тәэмин итәрбез, тернәкләндерү чаралары да күрербез, эшкә урнашуда да ярдәм итәрбез. Сез барыгыз да яхшы егетләр, сездә чын ир-ат рухы бар, һәм бу бик яхшы. Дөресен әйткәндә, минем сезнең янга барасым килә.

Үзегезне саклагыз!

“Башкортстан Геройлары” программасы махсус хәрби операциядә катнашкан һәм аерым сыйфатларга ия булган сугышчыларны дәүләт хезмәтенә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Безгә үз илен яратучы, кыю, зирәк акыллы һәм принципиаль кешеләр кирәк.

Премьер-министр һәм кадрлар сәясәте

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров – команданың иң нәтиҗәле әгъзаларының берсе. Бу – мөстәкыйль фикер йөртүче, үз позициясе булган кеше.

Мин һәрвакыт идарә командасында эшләүче хезмәттәшләремнең билгеле бер дәрәҗәдә иреклелек тоюын теләдем. Бу очракта алар күбрәк эшләргә сәләтле. Минемчә, мөстәкыйльлек шартларында бурычларның киң даирәсен башкарганда бик уңышлы баланс саклана.

Сигезенче ел инде республика Башлыгы вазыйфасын башкарам. Һәм идарә командасының төп өлеше үзгәрешсез кала. Бу кешеләр кайвакыт күренми дә торган, әмма бик мөһим эшне башкара, үз эшләрен бик яхшы белә.

Тышкы икътисади хезмәттәшлек

Эш сәфәрләремнең иң еш юнәлешләре: Минск, Астана һәм Ташкент. Белоруссия һәм Үзбәкстан белән тышкы сәүдә әйлә­неше яхшы үсә, берлектә башкарылучы проектлар да бар. Хәзер Таҗикстан белән дә хезмәттәшлекне җайга сала башладык.

Шунысын да әйтергә кирәк, без “чиновниклар туризмы” белән шөгыльлән­мибез, ә көчне нәкъ менә конкрет нәтиҗә китерә торган юнәлешләргә салабыз.

Кланнар һәм йогынты өлкәләре

Башкортстан – Русиянең иң дәрәҗәле, зур, көчле, бай тарихлы төбәкләренең берсе.

Республика Башлыгы буларак мин бернинди кланга да кермим, ә илебез Президентына хезмәт итәм. Шуңа күрә мин рәсми рәвештә һәм ачыктан-ачык “путинчы”. Һәм мин һәрвакыт Русия һәм Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлим. Бу миңа тыныч эшләргә мөмкинлек бирә. Әгәр ниндидер кыенлыклар килеп чыкса, мин Президентка мөрәҗәгать итәм һәм һәрвакыт ярдәм алам.

Шул ук вакытта төбәкнең бездә эшләүче эре компанияләр өчен кызыклы булуын да инкарь итмим. Барысы белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган, без бер-беребезне аңлыйбыз. Шуңа күрә компанияләр һәм республика мәнфәгать­ләре арасында тигезлек саклана.

Фейкларга мөнәсәбәт

Хәзергә без нейрочелтәрләрне визуаль рәвештә таный алабыз әле. Ләкин тиздән, куркам, аера алмаячакбыз. Фейклар – тормышыбызның бер өлешенә әверелде, һәм моның белән яшәргә туры киләчәк. Бу – безгә каршы алып барылучы зур мәгълүмати сугышның тагын бер фронты. Безгә яхшы сугышырга, моңа каршы торырга өйрәнергә кирәк. Хәзер мускуллар белән генә түгел, ә интеллект белән дә сугышалар.

Башкалада укучы якташларыбыз турында

Мондый егетләребез булуына мин бик шат. Алар күп, һәм бу – безнең зур потенциал. Без аларның көченә таяна башладык кына әле.

Бала Мәскәү вузларына киткән икән, димәк, бу – бәла, диләр. Ләкин бу алай түгел. Аның Мәскәүгә укырга керүе бик яхшы. Бурыч башка: аларның бер өлеше үз тормышын Мәскәү белән бәйләячәк, бу гаҗәп тә түгел. Ә калганнарын республикага кайтару өстендә эшләргә кирәк. Русия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Мәскәүдә укучы студентларыбыз белән очрашачакмын. Максат – туган республикада аларны нинди мөмкинлекләр көткәне турында сөйләү.

Халык кәсебенә ярдәм итү

Миякә паласлары бик ошый, һәм мин аларны үстерүгә шәхсән ярдәм итәргә телим. Халык һөнәрләренә ярдәм итү яңа икътисади модельнең бер өлешенә әверелә.

Элек мондый әйберләрне энтузиастлар күңел өчен иҗат итә иде, ә бүген ул икътисадның тулы кыйммәтле тармагына әверелә. Безнең бурыч – бу үзгәрешкә ярдәм итү. Моны креатив индустрияләргә ярдәм чаралары, кластерлар булдыру һәм башка ярдәм кораллары ярдәмендә эшлибез.

“Әр-Рәхим” мәчете

“Әр-Рәхим” белән булган хәл бик авыр башланды. Холкымның бер сыйфаты бар – миңа никадәр күбрәк басым ясасалар, шулкадәр күбрәк каршы киләм. Һәм мәчет белән миңа шулкадәр нык басым ясый башладылар ки, ачуым чыкты.

Әмма хәзер акрынлап эш процессына кердек, һәм миңа моның белән шөгыльләнү ошый. Күрәсезме, инде манараларны яктырту турында уйлыйбыз. Фасадны эшли башладык. Киләсе елга планнарда – җылылык бирү.

Анда әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә бар, шул исәптән җир буенча да. Алар белән шөгыльләнәбез. Иң мөһиме, мин бу эштә үземә ярдәмче таптым – Уфа шәһәре Советы рәисе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган төзүчесе Марат Вәсимов. Мондый объектларны күңел биреп эшләргә кирәк дип уйлыйм.
Бер үк вакытта Комсомол урамындагы православие храмы белән дә шөгыльләнә башлавыбыз бик күңелле. Бу эштә якташыбыз Геннадий Иванович Букаев ярдәм итә. Һәм мин барысын да мөмкин кадәр тизрәк эшләргә ниятлим.

Мәдәни башлангычлар

Милли костюм көне, Бию көне, Курай көне, “Урал батыр” эпосы көне, “Башкорт аты” фестивале – болар барысы да бер көнлек чаралар түгел, ә дәүләт сәясәтенең планлы рәвештә алып барылучы бер өлеше булып тора. Республика террито­риясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау – милләтара татулыкны ныгытуда мөһим шарт.

Остазлар

Тормышта шундый бер закончалык бар: олыгайган саен остазларың кими бара. Үзең дә үсәсең, белемең дә арта. Әмма мин һәрвакыт тыңлаган, киңәшләренә колак салган кешеләр бар. Вил Мамил улы Тимербулатов сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык эшләр белән һәрвакыт актив шөгыльләнде. Ул – армый-талмый эшләүче кеше. Һәм мин аңа бик рәхмәт­лемен. Михаил Андреевич Чванов – ныклы позицияле кеше, аның бөтен тормышы – көрәш. Мостай Кәрим белән мөнәсә­бәт­ләрем бик җылы иде. Ул миңа яхшы мөнәсәбәттә булды, аның белән күп аралаштык. Профессиональ эшчәнлектә Мәскәү мэры Сергей Собянинны остаз дип атарга була. Мин аннан күп нәрсәгә өйрә­нәм. Мәскәүнең ничек үзгәрүенә игътибар итегез – ул хәзер дөньяның иң яхшы шәһәре!

Өстенлекле инвестиция проектлары

2024 елда республика 800 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итте. 2025 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткечне узып китәрбез дип уйлыйм. 2018-19 елларда безнең “Инвестиция сәгате” кысаларында ярдәм иткән предприятиеләрнең префе­ренцияләрне куллану вакыты әле тәмам­ланып кына килә. Һәм якындагы өч-дүрт ел дәвамында без керем, республика алачак салымнар рәвешендә нәтиҗәсен күрәчәкбез. Ягъни барысы да киләчәккә нигезләнгән.

Вузара студентлар кампусы

Төгәл әйтә алам, илдә иң текә кампус бездә булачак. Хәтта архитектура буенча да. Сез барыгыз да кампусның беренче чиратын беләсез – IQ-парк. Күз алдыгызга китерегез, төп манара бу бинадан ике тапкыр биегрәк булачак. Болар барысы да пыяладан, өстәвенә, матур архитектур яктырту ясаячакбыз. Иң мөһиме, аны шактый тиз төзибез һәм 2027 елда эшләр төгәлләнергә тиеш.

Бу тулай торак кына түгел, ә тулы бер фәнни-мәгариф мохите. Астагы барлык манараларны өч катлы стилобат берләш­терәчәк. Анда төрле көнкүреш биналары, спорт объектлары, җәмәгать туклануы йортлары, коворкинглар, балалар бакчасы булачак, студент-ата-аналар анда балаларын дәресләр вакытында калдыра алачак. Шулай ук пленар утырышлар өчен зал, фотоника үзәге, китапханә планлаштырабыз. Кыскасы, яшьләрнең барлык их­тыяҗ­ларын канәгатьләндерергә тырышабыз. Һәм безнең кампус белән горурланачакбыз.

* * *

“Туры линия” ахырында Башкортстан Башлыгы республика халкына мөрәҗә­гатьләре һәм сораулары өчен рәхмәт белдерде.
– Бер яктан парадоксаль хәл: халык күп сорау бирсә, димәк, барысы да начар дигән сүз түгел. Бу кешеләрнең проблемаларны чишү юлларын эзләве, безгә ышаныч баглавы турында сөйли, – диде Радий Хәбиров. – Шуны да әйтәсем килә, барлык мәсьәләләрне дә җентекләп өйрәнеп, системага салырбыз һәм контрольдә тотарбыз. Кайберсен тиз арада хәл итәрбез, ә кайберләре өстәмә финанслау таләп итә. Ләкин без барлык вәгъдә­ләре­безне һәм йөкләмәләребезне дә үтәя­чәкбез.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:

“Туры элемтә” – җәмгыятьнең өмет-ышаныч күрсәткече”

– “Туры элемтә” барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров кискен темалардан читләшми, гражданнарны борчыган сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде. Бу кешеләрнең ихтыяҗларын һәм проблемаларын ачыклау өчен бик мөһим, төбәк җитәкчесенә халык сорауларына оператив җавап бирү мөмкинлеге. Ул гражданнарның ихты­яҗ­ларын яхшырак аңларга һәм дәүләт сәясәтенең өстенлекләрен билгеләргә ярдәм итә.

Җәмгыятьнең киң спектры белән аралашу барышында күтәрелгән проблемалар агымдагы хәлләр турында тулы картина булдырырга мөмкинлек бирә. Сорауларның күпчелек өлеше муниципалитетларның җаваплылыгы өлкәсенә кагылды, әмма турыдан-туры республика власте юрисдик­циясендәге темалар да яңгырады. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары “туры элемтә”нең иң игътибарлы тыңлаучыларыннан булды. Алынган мәгълүмат арытаба закон чыгару эшенә көчле этәргеч бирәчәк, парламентарийлар сөйләшүнең эчтәлеген җентекле өйрәнергә кереште дә инде.


Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас