+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 ноябрь 2025, 07:50

Путин яңа судьялар билгеләде

Владимир Путин Башкортстанда район судлары рәисләрен, Арбитраж һәм Югары суд судьяларын билгеләү турындагы указга кул куйды.

Путин яңа судьялар билгеләдеПутин яңа судьялар билгеләде
Путин яңа судьялар билгеләде
Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда район судлары рәисләрен, Арбитраж һәм Югары суд судьяларын билгеләү турындагы указга кул куйды.
Документ нигезендә, Башкортстанның Югары Суды судьясы итеп — Алсу Әдһәмова, Арбитраж суды судьясы итеп Елена Павлова билгеләнде.
Бөре районара суды судьялары итеп — Елена Саяхова һәм Диана Шакирова, Гафури районара суды рәисе итеп Илфат Гобәйдуллин билгеләнде.
Дәүләт башлыгы шул ук указ белән Башкортстан судьяларының квалификация коллегияләрендә Русия Президенты вәкиле Алексей Касьяновны вазыйфасыннан азат итте.
.
 
Фото:Кремлин.ру / официальный сайт


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас