Яклар икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Башкортстан Башлыгы конфессияара татулыкны һәм традицион Ислам кыйммәтләрен саклауның мөһимлеген ассызыклады.
- Без Бәхрәйн Корольлегенең конфессияара диалогны ныгытудагы һәм илләребез халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдәге ролен югары бәялибез. Соңгы дистә еллар Русия өммәтенең рухи тормышында чын яңарыш чоры булды, - диде Радий Хәбиров. - Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның тырыш хезмәтләрен аеруча билгеләп үтәсем килә.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстанда дини белем бирү бик яхшы оештырылган. 2022 елның сентябрендә Уфада Русия Ислам университетының яңа корпуслары ачылды. Моннан тыш, республика башкаласында “Әр-Рәхим” мәчете төзелеше яңартылды. 2026 елда гыйбадәтханә фасадын бизәүне тәмамлау һәм аның эчке бизәлешенә керешү планлаштырыла.
- Хәзерге геосәяси шартларда традицион дини үзәкләр белән актив диалогны дәвам итүне мөһим дип саныйм, алар арасында Бәхрәйн Корольлеге аерым урын алып тора, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Ышанам ки, безнең хезмәттәшлекне ныгыту Русия һәм гарәп дөньясы арасында диалог үсешенә ярдәм итәчәк.
Шәех Абдулрахман бине Мөхәммәд бине Рәшид Әл Хәлифә Башкортстан Башлыгына җылы очрашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Бәхрәйн Короле Хәмәд бине Иса Әл Хәлифәнең сәламен тапшырды.
- Дәүләтләребез лидерларының дустанә мөнәсәбәтләре Бәхрәйннең Русия белән төрле юнәлешләрдә, шул исәптән сәнәгатьтә, мәгарифтә һәм мәдәнияттә хезмәттәшлеген динамикалы үстерүгә ярдәм итә. Сыйфатлы белем алу өчен безнең студентларның күбесе Русия югары уку йортларын сайлый, – дип билгеләде Шәех. - Без Башкортстанның ничек үсүен күрәбез һәм республика белән мөнәсәбәтләребезне алга таба ныгыту өчен бөтен көчебезне куярга әзер.
Очрашу азагында Шәех Абдулрахман бин Мөхәммәд Әл Хәлифә Башкортстан делегациясен Бәхрәйнгә чакырды. Радий Хәбиров инициативаны хуплады һәм төбәкнең вәкиллекле бизнес-миссиясе һәм мәдәният эшлеклеләре сәфәрен бергәләп әзерләргә тәкъдим итте.
Фото: glavarb.ru