Креатив экспедиция – төбәк мөмкинлекләрен өйрәнүнең үзенчәлекле форматы. Ул территориянең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә, перспектив проектларны башларга, көчле команда тупларга һәм лидерларны ачыкларга ярдәм итә.
Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы, Миякә районы хакимияте, төбәкнең креатив берләшмәсе, республиканың Креатив индустрияләр дирекциясе һәм территорияләрне үстерү буенча “Шәһәр геройлары” агентлыгы оештырган чарада 12 район һәм шәһәрдән 350гә якын кеше катнашты. Алар арасында бизнес, мәдәният, һөнәрчелек, мәгариф өлкәләре вәкилләре һәм хакимият органнары хезмәткәрләре бар иде.
Кыргыз-Миякәдә экспедиция программасы тикшеренү, белем бирү һәм проект семинарларын үз эченә алды. Методика “Шәһәр геройлары” агентлыгы Башкортстанның креатив индустрияләрен үстерү буенча Төбәк эксперт төркеме (РЭГ) җитәкчесе Александр Старков җитәкчелегендә эшләнгән.
Беренче көн тикшеренү сәфәре белән башланып китте: катнашучылар Нарыстау тавында, данлыклы “Керчь” кушаматлы атка куелган һәйкәл янында, Миякә балык компаниясендә һәм “Горизонт” антикафесында булды. Көннең икенче яртысында Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина, Миякә районы хакимияте башлыгы Наил Гомәров, Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Креатив индустрияләр дирекциясе җитәкчесе Мария Орешникова һәм РЭГ җитәкчесе Александр Старков катнашлыгында пленар сессия узды. Аны “Башкортостан” сәүдә-күңел ачу комплексы директорының махсус проектлары буенча урынбасары Дмитрий Каретко алып барды. Светлана Верещагина “Беренче маяклар” креатив индустрияләр белән бәйле муниципалитетлар үсешенең яңа юлы булуын ассызыклады.
– Башкортстанның төп көче – аның кешеләре, аларның энергиясе, идеяләре һәм хәрәкәт итү теләге. Экспедиция кысаларында власть, бизнес һәм иҗади бергәлекнең уртак максат – территорияне үстерү тирәсендә берләшүе бик мөһим. “Беренче маяклар” иң кыю идеяләр дә, әгәр алар артында актив кешеләр һәм киләчәккә караш торса, хуплау таба алачагын күрсәтте. Без беренче маякларны – илһам һәм алга хәрәкәт символларын кабыздык. Хәзер аларның яктыртуны дәвам итүе һәм башкаларга юл табарга ярдәм кулы сузуы мөһим, – диде Светлана Верещагина.
Икенче көннең төп вакыйгасы – биш төркемдә эшләгән проект семинары булды. Һәр төркем үз темасына багышланды: беренчесе тарихи-мәдәни контекстны өйрәнде, икенчесе төбәкнең ландшафты өстендә эшләде, өченчесе – авыл биләмәсе субъектлары хакында, дүртенчесе тормыш рәвеше хакында фикер алышты, ә бишенчесе территориянең уникальлеген барлады. Семинарда барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Экспедиция экспертлары үз чыгышларында югарыда аталган биш тема буенча үз практикаларыннан мисаллар китерде.
Телевидение тапшырулары алып баручысы Лилия Курамшина, рәссамнар Радик Мусин һәм Екатерина Кириллова, DJ Gabba буларак танылган Ринат Гатауллин, видеограф Салават Кинҗәбулатов, блогер Алина Галиева һәм психолог Гөлназ Батырова үткәргән остаханәләр катнашучыларга яңа белем алырга гына түгел, ә үзләрен креатив индустриянең төрле юнәлешләрендә сынап карарга да мөмкинлек бирде. Алар музыкаль продакшннан сәнгатькә һәм үз-үзеңне тәкъдим итү осталыгына кадәр төрле юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашты.
Экспедициянең гамәли өлешен тәмамлап, өченче көнне анда катнашучылар пространстволы үсеш концепциясе, территориянең символик капиталы, креатив индустрияләрнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм пилот проектлар эшләү, шулай ук туристлык маршрутлары һәм арт-проектлар өстендә эшләде.
Шулай итеп, ике көн эчендә түбәндәге пилот проектларның концепцияләре барлыкка килде: урындагы белгечләр әзерләгән балык рестораны, бию музыкасы фестивале, гастрофестиваль, Керчь кушаматлы ат һәйкәленә экскурсияләр, локаль музейлар челтәре, мәдәни кодлы кием коллекциясе, балалар өчен иҗади продюсерлык үзәге. Бу потенциаль проектларның һәрберсендә кызыксынучылар һәм юнәлеш лидерлары булуы аеруча мөһим.
Проект семинарының модераторы Александр Старков әйтүенчә, мондый форматлар катнашучыларга идеядән гамәлгә күчәргә ярдәм итә.
– Без креативлыкны сәнгать белән генә бәйләргә күнеккәнбез, ләкин чынлыкта ул – фикерләү һәм кыйммәтләр тудыра белү, дигән сүз. Миякәдә без шуны күрдек: беренче тапкыр мондый форматларда катнашучы кешеләр ике көн эчендә арт-киңлекләрдән мәдәни маршрутларга кадәр реаль идеяләр формалаштырды. Территорияләрнең чын үсеше нәкъ менә шунда, – дип ассызыклады Александр Старков.
Эксперт Адель Әхмәдуллинаның консультациясе белән миякәлеләр Кыргыз-Миякә картасында креатив индустрияләрне үстерү ноктала-
ры – маяклар системасы идеясен формалаштырды.
Проект эшендә тагын бер кызыклы нәтиҗә – Артур Рәхмәтов ярдәме белән территория брендингында кулланылачак Кыргыз-Миякә символлары формалаштырылды.
Миякә районы хакимияте башлыгы Наил Гомәров оештыручыларга, спикерларга һәм катнашучыларга районга игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Киләчәктә әлеге проектларны тәмамлау һәм урындагы команданың алдагы адымнарын тәэмин итү өчен Кыргыз-Миякәдә эксперт лабораториясе үткәрү планлаштырыла.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.