

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 18 ноябрьдә, урыны белән җепшек кар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак, юлларда бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Көндез һава температурасы 0, +5° тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көнчыгышта кар, көндез яңгыр явачак. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә -2, +3°, көндез +2, +7° күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 20 ноябрьдә, урыны белән бераз яңгыр, кар явуы көтелә. Төнлә -3, +2°, көндез -1, +4 градус булачак.