

Кичә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы, “Терек” казак разведка бригадасы солдаты Максим Бальны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде.
“Безнең яугирләр Оборона министрлыгының төрле бүлекчәләрендә һәм ирекле батальоннарда хезмәт итә. Күптән түгел мин якташыбыз Максим Бальның батырлыгы турында белдем. Ул, үзенең гомерен куркыныч астына куеп, алгы сызыктан яралы сугышчыларны алып чыккан. Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез”, –─ диде Радий Хәбиров.
Чарада төбәк Башлыгы һәм Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин ВКС режимында төбәктә яңартылган “Русия эше” кадрлар үзәкләрен ачтылар. Алар Дуван һәм Бакалы районнарында урнашкан. “2024 елда Башкортстан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен комплекслы яңарту проектының икенче этабында катнашты. Бездә 69 кадрлар үзәгенең 51е яңартылды. 2021 елдагы белән чагыштырганда, эшкә урнашу вакыты ─ 33, ә эшсезлек дәвамлылыгы 42 процентка кыскарды”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Дмитрий Платыгин мондый үзәкләр ачылуны төбәк өчен генә түгел, ә ил өчен дә мөһим вакыйга дип атады. Быел Русиядә барлыгы шундый 1200 үзәк ачылачак. “Бүген алар эшсез калганнарга гына түгел, карьера үсешенә, һөнәри үсешкә омтылучыларга да ярдәм күрсәтә, шулай ук эш бирүчеләрне игътибар үзәгенә ала, шуның белән төбәк икътисады үсешенә өлеш кертә. Узган елда кадрлар үзәкләрен яңарткан 12 төбәк арасында нәкъ менә Башкортстанның эшсез сыйфатында исәптә тору вакытын кыскарту темплары буенча алдынгы урынны алуын билгеләү шатлыклы”, – диде Дмитрий Платыгин.
Башкортстан Башлыгы белән үткән “Туры элемтә”дәге мөрәҗәгатьләрдә юллар темасы лидер булды. Ул шикаятьләр саны буенча беренче урында тора. Шулай ук, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү белән бәйле мәсьәләләр беренче өчлеккә кергән. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте. “Киләсе елда нишләячәгебезне яхшылап уйларга кирәк. Күп түбәләрдән су үтү мине бик нык аптыратты. Ихаталарны төзекләндергәнче түбәләрне ямарга кирәк”, –─ диде төбәк җитәкчесе. Ул, шулай ук, алдагы еллардагы белән чагыштырганда, сәламәтлек саклауга бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләде.
Халыктан килгән шикаятьләр йөкләмәләр нигезенә ятачак. “Алты меңнән артык мөрәҗәгать эшкә юнәлтелде. Ике-өч атна эчендә хәл итәргә мөмкин булган үтенечләр бар. Муниципалитет башлыклары тиз арада хәл итә алырлык вак-төяк мәсьәләләр күп. Калганын йөкләмә итеп рәсмиләштерәбез һәм хәл итәчәкбез”, –─ диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстанга гриппка каршы тагын 403 меңнән артык вакцина китереләчәк. Бу хакта сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Роберт Иштуков хәбәр итте. Коллектив иммунлык дәрәҗәсенә ирешү өчен халыкның 60 процентына, ягъни 2,4 миллионнан артык кешегә, шул исәптән 600 меңнән артык балага, прививка ясатырга кирәк. Республикага 2 миллионга якын вакцина, “Совигрипп”, “Флю-М”, “Ультрикс Квадри” препаратлары кайтарылган да инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: балаларга, йөкле хатыннарга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулы кешеләргә, сәламәтлек саклау, мәгариф, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренә, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучыларга һәм хокук саклаучыларга вакциналау мәҗбүри үткәрелергә тиеш.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак, прививка ясатырга әле соң түгел, дип искәртте. “Мин хәвеф категориясенә игътибар итәргә теләр идем, болар –─ 1-11нче сыйныф укучылары һәм өлкән яшьтәге кешеләр”, – ─ дип билгеләде ул.
Моннан тыш, киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибовның “Адаптив физик культура белән шөгыльләнү аша сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен спорттан файдалану мөмкинлеген арттыру” проектын сынау, санлы үсеш министры Геннадий Разумикинның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне һәм сервисларны санлаштыру турында чыгышлары тыңланды.