Чара Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдинның Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланган. Конференциядә 18 чит илдән 500гә якын дин әһеле, Ислам җәмәгатьчелеге, фәнни һәм эксперт даирәләре вәкилләре катнаша.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлешен билгеләп үтте.
– Нәкъ менә монда, Уфада, ике гасырдан артык элек Русия Исламының рәсми тарихи үзәгенә нигез салынган иде. Заманалар, исемнәр үзгәрде, әмма Уфада мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте әхлакый нигезләрне һәм Русия дәүләтенә тугрылыкны саклап, һәрвакыт иманның какшамас таянычы булып калды, - диде Радий Хәбиров. – Бу күпгасырлык эшчәнлектә зирәклек, ныклык һәм намуслы хезмәт символына әверелгән шәхес – хөрмәтле Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин аерым роль уйный. Аның өммәтне берләштерүгә, патриотик тәрбиягә, Русия дәүләтчелеген һәм илдә иҗтимагый татулыкны ныгытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Баш мөфтинең рухи ярдәмен махсус хәрби операция зонасында дөнья явызлыгына каршы торучы сугышчыларыбыз да тоя.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте – дини мәгърифәтнең иң эре үзәкләренең берсе. Тәлгать Таҗетдин башлангычы белән тугандаш илләрдәге мөселманнарның Диния нәзарәтләрен берләштергән Ислам мәгарифенә ярдәм итү буенча Евразия ассоциациясе оештырыла.
- Без Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның бердәм рухи киңлек, чит идеологик карашларга каршы торуда уртак позиция формалаштыру буенча тырышлыкларын тулысынча хуплыйбыз. Нәкъ менә халыклар дуслыгы һәм рухи бердәмлек безгә теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә, - диде Радий Хәбиров. - Хөрмәтле Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, актив озын гомер, иминлек, тынычлык һәм игелек, ә барыбызга да мәгариф һәм рухи хезмәттәшлекне үстерүдә уңышлар телим!
Күпьеллык намуслы хезмәте, җәмгыятьне рухи һәм әхлакый яктан тергезүгә, милләтара тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга керткән зур өлеше өчен республика Башлыгы Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга Башкортстанның Мактау грамотасын тапшырды.
Ил мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин республика җитәкчесе Радий Хәбировка конференцияне оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыткан өчен “Иман һәм намус” орденын тапшырды.
Фото: Динар Кәлимуллин