+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 ноябрь 2025, 07:39

Үз әтиең турында безгә дә сөйлә!

Республиканың төп телеканалы яңа проект әзерли.

Үз әтиең турында безгә дә сөйлә!Үз әтиең турында безгә дә сөйлә!
Үз әтиең турында безгә дә сөйлә!

БСТ телеканалы «Матур фатир» дип аталган яңа проект өстендә эшли. Тапшыруда "Минем әтием" видеохикәяләр конкурсында җиңгән 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнашачак. Алар - Уфада һәм Уфа районында яшәүчеләр. Проектта катнашу өчен телефонга үз әтиең турында хикәя төшерергә һәм БСТга җибәрергә кирәк. Гаризалар 28 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

10 җиңүчегә БСТдан төп бүләк - балалар бүлмәсенә ремонт ясалачак. Идәнне, түшәмне, тәрәзәләрне, җиһазларны алмаштыру, стеналарны ремонтлау планлаштырыла. Яңа пәрдәләр, челтәрләр, япмалар кәефне күтәрәчәк. Балалар бүлмәсенең ничек үзгәрүен телевидениенең иҗади командасы төшерәчәк. Конкурс йомгаклары буенча БСТ 10 тапшырудан торган цикл күрсәтәчәк.

"Беренче чиратта безнең иганәчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә, алар проектның партнерлары булырга ризалашты. Әгәр республика районнарында һәм шәһәрләрендә ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, киләчәктә без географияне киңәйтергә әзер», - ди проект җитәкчесе, БСТ баш мөхәррире Гәүһәр Батталова.

Конкурста катнашу өчен нигезләмәдән барлык кирәкле документларны тутырырга кирәк, видеороликны moipapa2025@yandex.ru. почтасына җибәрергә кирәк.

«Матур фатир" телепроекты партнерлары:
"Pro_Remont102" төзелеш-ремонт компаниясе ,"Мэджик уют" өй текстиле шоу-румы, "Квадрат-Б" сәүдә-сервис компаниясе, "АМР Групп" компаниясе, "МИКСТОРГ" ремонт-бизәү компаниясе, "NUR DESIGN" компаниясе, Интерьер дизайнеры Анастасия Бочкарева, ИП Лачугин Андрей Сергеевич, "Мебель Азали" мебель кибете, "Двери Про" компаниясе.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 262-87-00 (өстәмә. 4-65).
БСТ сайтында өстәмә мәгълүмат: [leech=https://bash.news/news/254434-telekanal-bst-]https://bash.news/news/254434-telekanal-bst-[/leech]
obieiavliaet-konkurs-videorasskazov-moi-papa

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас