

- Сезнең белән кабат очрашуыма бик шатмын, якташларым. Сез безгә бик кадерле, һәм безнең бурыч - сезнең белән тыгыз элемтәдә тору. Моның өчен безнең идарә командасы сезнең өчен монда, Мәскәүдә төрле чаралар оештыра. Ә сез Уфада булганда без туган республикабызның ничек яшәвен, нинди казанышларыбыз барлыгын, сезгә нәрсә тәкъдим итә алуыбызны сөйлибез. Боларның барысын да без #дома студентлар форумы кысаларында эшлибез, - диде Радий Хәбиров. - Сез - безнең горурлыгыбыз, стратегик резервыбыз. Һәм мин сезнең белән ачыктан-ачык сезнең киләчәгегез һәм республикабызның киләчәге турында сөйләшергә телим. Сезнең кайберләрегез укудан соң ил башкаласында эшләячәк, икенче өлешегез Башкортстанга кайтачак. Теләсә кайсы төбәкнең төп ресурсы - ул, әлбәттә, кешеләр. Сез - яшьләр, акыллы, талантлы, актив. Исегездә тотыгыз, сезнең потенциал югары, аңа, һичшиксез, туган төбәгегездә ихтыяҗ булачак.
Очрашу вакытында Радий Хәбиров республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм аның Русиядә күп юнәлешләр буенча лидер булуын билгеләп үтте.
- Башкортстан - илнең алга киткән нефть-газ химиясе сәнәгате, машина төзелеше, күп кенә заманча эшкәртү производстволары булган терәк төбәге. Сәнәгать җитештерүе индексы бездә тотрыклы югары - узган елда ул 107,5 процент тәшкил итте, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы. - Безнең икътисад актив үсә. Төп күрсәткечләр буенча Башкортстан - илнең тулаем эчке продуктының яртысыннан күбрәген формалаштыручы лидер-төбәкләр унлыгында. Инвестицияләр күләме буенча без Идел буе федераль округында икенче урында. Республика, шулай ук, инвестклимат торышы рейтингында төбәкләрнең беренче өчлегенә керә. Болар барысы да безнең территорияне, социаль өлкәне, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгын үстерергә, уңайлы мохит булдырырга мөмкинлек бирә.
Аралашу вакытында яшьләр башка темаларны да күтәрде, алар – креатив индустрияләргә ярдәм итү, Башкортстанның туристик потенциалын үстерү, республикага башкала вузларыннан белгечләр җәлеп итү, башкорт телен үстерү, яшьләр проектларын гамәлгә ашыруга грантлар бирү, шулай ук төбәктә IT-кластер булдыру перспективалары.
Фото: bashinform.ru