Бүген, 20 ноябрьдә, республиканың көньягында карлы яңгыр явачак, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар ябышу, юлларда бозлавык көтелә. Җил төньяктан, урыны белән көчле. Көндез температура -1, +4 градус.
Иртәгә, 21 ноябрьдә, явым-төшемсез, көньякта бераз яңгыр явачак, юлның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә температура -1,- 6 градус, аязытканда -7, -12 градуска кадәр суытырга мөмкин, көндез -1, +4 градус.