

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе “Русия транспорты” XIX Халыкара форумы эшендә катнашты.
Чара мәйданчыгында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (“Росавтодор”) җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты. Яклар Башкортстан территориясендә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук федераль трассаларда хәвефсезлекне арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Роман Новиков республиканың идарә командасына берлектәге эш һәм “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты бурычларына ирешүе өчен рәхмәт белдерде.
Әлеге проект кысаларында Башкортстанга юл челтәрен яңартуга якынча 9,8 миллиард сум җәлеп ителгән.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (“Ространснадзор”) җитәкчесе, илнең баш дәүләт транспорт инспекторы Виктор Гулин белән очрашты.
Яклар үзара бәйләнеш, шул исәптән авырлык контроленең күчмә пунктлары эшен көчәйтү мәсьәләләрен тикшерде. Радий Хәбиров машина йөкләренең артык авырлыгы белән көрәшнең өстенлекле бурычларның берсенә әверелүен ассызыклады.
Башкортстанда юл челтәрен саклау өчен 10 автомат йөк контроле пункты урнаштырылган.
Виктор Гулин “Ространснадзор”ның намуссыз йөк ташучыларны контрольдә тоту механизмнарын көчәйтү планнары турында сөйләде.
– Без Русия субъектлары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турында карар кабул иттек. Бу хокук бозуларны кисәтүне көчәйтергә һәм төбәк власть органнары белән нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Виктор Гулин. – Без шулай ук искергән стационар постларны бетереп, мобиль комплекслар санын арттырабыз.
Форум мәйданчыгында, шулай ук, Русиянең транспорт министры Андрей Никитин һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте. Анда колачлы тармак проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Төбәк җитәкчесе федераль үзәк белән берлектә эшләүнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Русия Хөкүмәтенә һәм Транспорт министрлыгына безнең башлангычларны хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров. – Быел без берничә эре инфраструктура объектын сафка керттек. Алар арасында – “М-12” федераль трассасының Башкортстан территориясе аша узучы участогы. Моннан тыш, Туймазы районында Татарстан чигендә Ык елгасы аша яңартылган күпер графиктан алда файдалануга тапшырылды.
Русиянең транспорт министры күп еллар Уфада эшләве турында сөйләде.
– Мин Башкортстанны бик яратам, анда хезмәт сөючән кешеләр яши, – диде Андрей Никитин. – Киләчәктә дә республика һәм ил файдасына уңышлы хезмәттәшлек итәчәкбез.
Очрашуда Кузнецов Затоны микрорайонында Агыйдел елгасы аша күпер төзү белән Уфаны көньяктан урап узу юлын финанслау, шулай ук Уфа тимер юл узелын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шунда ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (“Росморреч-флот”) җитәкчесе Андрей Тарасенко белән очрашты. Анда республика елгаларында йөк һәм пассажирлар ташу суднолары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре каралды.
– Безнең төп елга – Агыйдел. Ул Башкортстанда яшәүчеләр өчен әһәмиятле, – диде Радий Хәбиров. – Безгә зур круиз теплоходлары керә, йөк ташуны киңәйтү, даими туристик һәм пассажирлар маршрутларын оештыру буенча планнар бар. Һәм бу юнәлештә без сезнең ярдәмгә ышанабыз.
Очрашуда катнашучылар Башкортстан елгаларында суднолар йөрүне үстерү буенча уртак эш төркеме төзү турында карар кабул итте. Бу килеп туган мәсьәләләрне нәтиҗәле һәм оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
– Агыйделне суднолар йөрүче, эшче елга итәргә килештек. Аның буенча йөкләр һәм пассажирлар ташу суднолары да йөриячәк, – диде Андрей Тарасенко.