+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2025, 02:52

Килче, килче, Кыш бабай!

Бу ялларда кар явамы? Һава торышы нинди була?

Килче, килче, Кыш бабай!Килче, килче, Кыш бабай!
Килче, килче, Кыш бабай!

Республика халкын алдагы ялларда температураның кискен үзгәрүе көтә. "Башгидрометүзәк" синоптиклары хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә термометр баганалары ноябрь ахыры өчен гадәти булмаган югары тамгаларга кадәр күтәреләчәк.

Бүген төбәктә явым-төшем булыр: кар яңгырга алмашыныр. Төнлә һәм иртән бозлавык булыр, агачларга һәм чыбыкларга юеш кар ябышыр. Көндез һава +7 градуска кадәр җылыначак. Төнлә 0 дән -5 кә кадәр, аязганда -10 ка кадәр суытыр, ди белгечләр.

Иртә 23 ноябрьдә, тагын да җылырак булачак. Көндез температура +9 градуска җитәчәк. Төнлә дә +1 дән +6 га кадәр күрсәткечләр сакланачак. Бөтен республикада — бераз, төньякта уртача яңгырлар явачак.

Фото: автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас