+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 ноябрь 2025, 10:25

Малайларга гаилә җылысы кирәк!

Бертуганнарга әти-әниле булырга ярдәм итик!

Малайларга гаилә җылысы кирәк!Малайларга гаилә җылысы кирәк!
Малайларга гаилә җылысы кирәк!
Бүген сезне абыйлы-энеле бертуганнар — Богдан һәм Марк белән таныштырабыз, дуслар. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.

Марк 2021 елда туган. Ул - бик аралашучан һәм кызыксынучан бала. Малай рәсем ясарга, конструктордан төзергә, машинкалар белән уйнарга һәм йоклар алдыннан әкиятләр тыңларга ярата. Үз яшендәге барлык балалар кебек үк, Марк көн саен һөнәрләр арттыра һәм әти-әни кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ.

Аның абыйсы Богдан 2018 елда туган. Ул - бик актив, максатчан, ачык күңелле малай. Богдан машинкалар, мультфильмнар һәм музыка белән мавыга. Ул, өлкән абый буларак, энесе турында кайгырта һәм үзенең җылы мөнәсәбәтен һәм җаваплылыгын чын-чынлап күрсәтә алырлык гаиләсен бик көтә.
Алар икесе бик төрле, әмма бер-берсен тулыландыра торган холыкка ия. Бу ике малай теләсә кайсы йортны җылылык һәм шатлык белән тутыра ала.

Бу юлларны укыганда йөрәгегез сулкылдап куйса, берүк читтә калмагыз. Бәлки, нәкъ менә сез Богдан белән Маркның тормышын үзгәртәчәк кешеләр булырсыз!

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Балаларның әти-әни канаты астында гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас