+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Ноября 2025, 07:44

Сербия белән Башкортстан дуслыгы тагын да ныгыды

Уфага Миролюб Милинчич килде.

Сербия белән Башкортстан дуслыгы тагын да ныгыдыСербия белән Башкортстан дуслыгы тагын да ныгыды
Сербия белән Башкортстан дуслыгы тагын да ныгыды

Уфада Милли педагогик форумны ачу тантанасында Уфа вузара кампусы резиденты булып торучы Мифтахетдин Акмулла исемендәге университетның яңа мактаулы профессоры исеме игълан ителде. Ул форум кунагы, география докторы, Белград университетының география факультеты ординар профессоры, Сербиядәге Урыс география җәмгыяте үзәге директоры Миролюб Милинчич булды. Профессор мантиясен аңа вуз ректоры Салават Сәгыйтов тапшырды.

Миролюб Милинчич Уфага беренче тапкыр килде. Форумның пленар утырышында ул РГО үзәгенең Сербиядәге эше турында җентекле доклад белән чыгыш ясады. Милинчич сүзләренчә, Сербия БДПУ белән хезмәттәшлекне актив үстерергә планлаштыра.

- Уфага килүемә мин бик шат һәм безнең хезмәттәшлек күпкырлы һәм күләмле булыр дип ышанам. Аерым алганда, Урыс география җәмгыяте үзәге ел саен русиялеләр өчен стажировкалар гамәлгә ашыра. Уртак проектларны дәвам итәргә планлаштырабыз, - диде кунак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас