+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2025, 09:00

Радий Хәбиров: “2028 елга кадәрге бюджет проекты баланслы”

25 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның 27нче утырышында катнашты. Парламентарийлар, аерым алганда, 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына төбәкнең социаль-икътисади үсеше фаразын карады.

Радий Хәбиров: “2028 елга кадәрге бюджет проекты баланслы”Радий Хәбиров: “2028 елга кадәрге бюджет проекты баланслы”
Радий Хәбиров: “2028 елга кадәрге бюджет проекты баланслы”

Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов стратегик документның төп параметрларын тәкъдим итте.

База вариантында фараз ел саен икътисадның 3,9 процент дәрәҗәсендә үсешен күздә тота, тулай төбәк продукты 2028 елга 3,6 трлн сумга кадәр артачак. Уңай динамика беренче чиратта Башкортстан сәнәгате тармакларының үсеше белән билгеләнә. 2026-28 елларда сәнәгать җитештерүе индексы ел саен 105 процент дәрәҗәсендә планлаштырылган.

Инвестиция секторында да тотрыклы үсеш көтелә. Аның темплары 2026 елда 3,3 проценттан 2028 елда 5,1 процентка кадәр артачак.

Фараз авыл хуҗалыгын үстерүдә уңай трендларны күздә тота, үсеш темплары 3 проценттан артып китә, шулай ук төзелеш тармагында ел саен 3,35-3,65 млн кв. м торак файдалануга тапшырыла.

Моннан тыш, урта сроклы перспективада хезмәт хакының һәм халыкның реаль акчалата керемнәренең тотрыклы үсеше сакланачак. Барыннан да элек мондый тенденцияне 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 20,7 процентка арттыру тәэмин итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәкнең социаль-икътисади үсеше фаразы параметрлары “2026 елга һәм 2027-28 елларның план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектының нигезенә салынды, аны депутатлар утырышта беренче укылышта кабул итте.

- Дәүләт җыелышы бюджет проектын эшләүгә игътибар белән карады. Без аны оптимальләштердек, һәм документ баланслы килеп чыкты, - диде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә. - Без, әлбәттә, керемнәр үсешен теркибез. Ил һәм республика үсешенең катлаулы чорында чыгымнар да арта. Без күпсанлы социаль объектлар төзибез, аларның бер өлешен 2025 ел ахырына кадәр гамәлгә кертергә планлаштырабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас