+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2025, 13:15

Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитеты рәисе Яна Лантратова белән очрашты

25 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова белән очрашты. Көн тәртибендә – республиканың социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларының нәтиҗәлелеген арттыру.

Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитеты рәисе Яна Лантратова белән очраштыРадий Хәбиров Дәүләт думасы комитеты рәисе Яна Лантратова белән очрашты
Радий Хәбиров Дәүләт думасы комитеты рәисе Яна Лантратова белән очрашты
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 6 меңнән артык коммерция карамагында булмаган оешма теркәлгән, шуларның 3,8 меңе - социаль юнәлештә. Алар саны буенча республика – Идел буе федераль округында лидер. 2016 елдан Иҗтимагый палата аппараты каршында коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен профильле мәйданчык буларак иҗтимагый проектларның ресурс үзәге эшли.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча системалы эш алып барыла.

- Безнең республика бу мәсьәләдә зур активлык күрсәтә. Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өченБашкортстан Башлыгы грантлары фондын булдырдык - быел грант ярдәменең гомум бюджеты 196 млн сум тәшкил итте, шуның 100 млн сумы – республика акчалары. Быел Русия Президенты грантлары конкурсында ил төбәкләре арасында җиңүләр һәм бирелгән гаризалар саны буенча икенче урынны алдык, - диде Радий Хәбиров. Сезнең безнең хосписны караганыгызны беләм. Ул хәйрия оешмаларының мохтаҗ кешеләр өчен эшне ничек оештыруы үрнәге булып тора. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, шулай ук башка төбәкләрнең уңышлы тәҗрибәләрен үзләштерергә әзер.

Яна Лантратова Башкортстанның коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү тәҗрибәсен һәм Уфада комитетның күчмә утырышын үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

– Чыннан да, Башкортстанда гражданлык җәмгыяте көчле, - диде Яна Лантратова. - Бүген без берничә иҗтимагый структурада булдык. Шуларның берсе - Уфа хосписы. Бу - үзенә күрә уникаль объект. Безне көрәш сарае да таң калдырды, анда коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле эшләве өчен мөмкинлекләр тудырылган. Республикада шулай ук дини оешмалар белән хезмәттәшлек системасы җайга салынган. Безнең өчен хәзер иң мөһиме-республикада тупланган тәҗрибәне башка төбәкләргә тарату.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас