+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2025, 15:25

Уфада Дума комитетының күчмә утырышы үтте

Бүген, 25 ноябрьдә, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Русия Дәүләт думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитетының “Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы практикалары һәм инновацион алымнары: чакырулары һәм үсеш юллары” дигән темага күчмә утырышы булды.

Уфада Дума комитетының күчмә утырышы үттеУфада Дума комитетының күчмә утырышы үтте
Уфада Дума комитетының күчмә утырышы үтте
Русия Дәүләт думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Яна Лантратова билгеләп үткәнчә, Башкортстан “түгәрәк өстәл” уздыру өчен мәйданчык буларак очраклы гына сайланмаган. Аның сүзләренчә, республика дәүләт һәм граждан җәмгыяте арасындагы хезмәттәшлекнең уңышлы тәҗрибәсен күрсәтә, ул башка төбәкләр өчен үрнәк була ала.

- Республикада дәүләт функцияләренең бер өлешен иҗтимагый оешмаларга тапшыруга аерым игътибар бирелә. Бу хосписта авыруларны карау һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү кебек социаль бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Тупланган тәҗрибә Русиянең башка төбәкләре өчен дә файдалы булырга мөмкин. Дәүләт думасы комитеты илдә коммерция карамагында булмаган оешмаларның алга таба үсешенә ярдәм итү өчен иң яхшы практикалар һәм закон чыгару башлангычлары турында фикер алышырга планлаштыра, — дип билгеләде ул.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Яна Лантратовага республиканың коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм итү өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Башкортстан, чыннан да, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәкләр рейтингында алдынгы урыннарны алып тора, шулай ук ел саен Президент грантларына бирелгән гаризалар саны буенча лидерлар рәтенә керә.

- Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар секторын үстерү мәсьәләләре республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. Соңгы елларда тема масштаблы геосәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә аеруча актуаль булды. Безнең республика шактый бай практик тәҗрибә туплады һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Без үз эшләнмәләребез белән уртаклашырга әзер һәм һәрвакыт хезмәттәшлек өчен ачык. Иң уңышлы практикаларны башка төбәкләргә тарата алырбыз дип өметләнәбез, — диде Константин Толкачев һәм бүгенге “түгәрәк өстәл” социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өлкәсендә булачак закон чыгару инициативалары өчен уңышлы башлангыч булыр дип ышаныч белдерде.

Чара барышында комитет рәисе Яна Лантратова коммерцияле булмаган оешмалар активына һәм власть органнары вәкилләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Башкортстан өченче ел рәттән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга һәм социаль эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Русия субъектлары рейтингында топ-3тә икенче урынны алып тора. Рейтинг ел саен илнең икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Русия Федераль салым хезмәте, “Росстат”, Русия Хезмәт министрлыгы, шулай ук субъектларның башкарма власть органнары мәгълүматлары нигезендә төзелә. Быел Башкортстан, Мәскәүдән кала, 2026 елгы Президент грантларының беренче конкурсында актив катнашу буенча ил төбәкләре рейтингында беренче урынны алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 6 меңнән артык коммерция карамагында булмаган оешма теркәлгән, шуларның 3,8 меңе - социаль юнәлештә. Алар саны буенча республика – Идел буе федераль округында лидер. 2016 елдан Иҗтимагый палата аппараты каршында коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен профильле мәйданчык буларак иҗтимагый проектларның ресурс үзәге эшли.

Сәфәр программасына ярашлы, Дәүләт думасы депутатлары Уфа хосписында, “Көрәш сарае” спорт әзерлеге үзәгендә, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусы булды.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас