+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2025, 04:45

Владимир Путин оператив киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә Иминлек советының даими әгъзалары белән видеоэлемтә буенча оператив киңәшмә уздырды.

Владимир Путин оператив киңәшмә үткәрдеВладимир Путин оператив киңәшмә үткәрде
Владимир Путин оператив киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек Советы Секретаре Сергей Шойгу, Президент ярдәмчесе Николай Патрушев, оборона министры Андрей Белоусов, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.

Көн тәртибендә ике мөһим мәсьәлә – 2026 елда ОДКБДА Русия рәислегенең өстенлекләре һәм Русия Федерациясенең неоколониализм практикалары белән көрәш буенча гамәлләр стратегиясе турында. Беренче һәм икенче мәсьәлә буенча чит ил эшләре министры чыгыш ясады.

Фото: kremlin.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас