+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2025, 04:25

Ялларда көннәр нинди булачак?

Синоптиклар бер дә сөендерми әле. Кыш декабрь урталарында гына киләчәк диләр...

Ялларда көннәр нинди булачак?Ялларда көннәр нинди булачак?
Ялларда көннәр нинди булачак?
«Башгидрометүзәк» мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 29 ноябрьдә, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем, төнлә урыны белән бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга кар сару, бозлы яңгыр, юлларда бозлавык көтелә. Көньякта явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез -1, +4°.

Якшәмбе, 30 ноябрьдә, явым-төшемсез, кайбер төньяк районнарда бераз җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Һава температурасы төнлә 0, -5°, көндез -1,+4°.

Бүген, 28 ноябрьдә, урыны белән җепшек кар һәм яңгыр ява, кайбер районнарда бозлавык, бозлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, көндез урыны белән кискен. Көндез температура -1, +4° тәшкил итәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас