

Төбәк җитәкчесе республиканың динамикалы үсешен тәэмин итү һәм киләчәктә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге уртак тырышлыкларның мөһимлеген ассызыклады.
- Лаеклы нәтиҗәгә бары тик Хөкүмәт һәм идарә командаларының урыннардагы команда эше нәтиҗәсендә генә ирешеп була. Безнең алда торган бурычларны ни дәрәҗәдә сыйфатлы хәл итүебез сезнең һәрберегездән – хакимият башлыкларыннан, министрлык һәм ведомство җитәкчеләреннән тора, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең семинар - территорияләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү, предприятиеләр һәм оешмаларның икътисадый хәлен яхшырту, социаль йөкләмәләрне үтәү өчен мөһим мәйданчык.
Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар җитәкчеләренә 2025 елдагы җаваплы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдагы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Семинар программасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары, шәһәр һәм район халкы белән конструктив диалог төзү, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру механизмнары турында фикер алыштылар.
Фото: glavarb.ru