Яңа ел бәйрәменә дә озак калмады, димәк, Кыш бабайга хатлар язарга вакыт. Русия почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырган да инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хатлар кабул итәчәк.
Хатларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 162390, Кыш бабай йорты, Бөек Устюг, Вологда өлкәсе. Балага ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марка ябыштырырга өйрәтәчәк. Әгәр җавап аласың килә икән, үзеңнең тулы адресыңны һәм индексыңны күрсәтергә кирәк булачак. Кыш бабайга атап язылган хатларны иң гади почта тартмалары да кабул итә.
"Ел саен декабрьдә, стандарт бурычлардан тыш, без мөһим миссияне үтибез — Кыш бабайга хатлар илтәбез. Безнең хезмәткәрләр көн саен Яңа ел почтасын сортларга аера һәм аны әкияти тылсымчы резиденциясенә җибәрә. Бу — кешеләр үзләренең якыннарын котларга, бер-берсенә җылы сүзләр җиткерергә тырышкан вакыты, аларны кулдан язылган хат кына җиткерә ала. Шуңа күрә хатлар һәм открыткалар агымы бу көннәрдә шулай ук традиция буенча арта бара», — ди Русия почтасының төбәк идарәсе директоры Ленард Шәфыйков.
Фото: Башинформ.