+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 декабрь 2025, 11:45

Үзбәкстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

3 декабрьдә Ташкент шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстан Республикасы һәм Русия Федерациясе арасында икътисади хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 26нчы утырышында катнашты. Аны Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев үткәрде.

Үзбәкстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелдыҮзбәкстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды
Үзбәкстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды
Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Русия һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше биш проценттан артыкка арткан һәм 10 млрд доллардан артып киткән. 2025 елның тугыз аенда үзара сәүдә күләме тагын сигез процентка арткан. Экспорт та, импорт та уңай динамика күрсәтә.

- Безнең илләрнең инвестицион хезмәттәшлеге дә шундый ук уңай юнәлештә үсә. Республикада Русия катнашында 3 меңнән артык предприятие эшли – бу Үзбәкстанда тәкъдим ителгән чит ил капиталы булган барлык компанияләрнең 20 процентына якыны, - дип билгеләде Денис Мантуров.

Мәдәни-гуманитар элемтәләрне үстерү, уртак конгресс-күргәзмә чараларын уздыру Русия белән Үзбәкстан арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә.

Утырыш йомгаклары буенча Җәмшид Ходжаев һәм Радий Хәбиров Денис Мантуров катнашлыгында Үзбәкстан төбәкләре һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасын имзаладылар. Документ сәнәгать кооперациясе һәм инвестиция сәясәте өлешендә, агросәнәгать комплексы , сәүдә, туризм, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тота.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзбәкстан Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 4,2 процент өлеше белән җиденче урында тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 16,7 процентка үсеш белән 197,9 млн доллар тәшкил иткән.

***

Башкортстан Башлыгы шулай ук Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында узган Русия-Үзбәкстан бизнес-форумының пленар сессиясендә катнашты. Русия ягыннан форумга төрле эшчәнлек өлкәләреннән – сәнәгатьтән һәм энергетикадан алып логистикага һәм цифрлы технологияләргә кадәр, шул исәптән Башкортстаннан 50дән артык эшкуарлык җәмгыяте вәкиле килде.


Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас