

Башкортстан Башлыгы Евразия халыкларының тарихи мирасы уртаклыгын билгеләп үтте.
- Ярты ел элек Үзбәкстанга эш сәфәре вакытында ул чакта төзелеп кенә килүче комплексның тышкы күренешен караган идем. Һәм шул вакытта ук ул мине таң калдырды. Үзәк әлегә рәсми рәвештә ачылмаган, әмма минем анда булу мөмкинлеге барлыкка килде. Мин, әлбәттә, шаккаттым – тормышта моннан да гүзәлрәк бернәрсә дә күргәнем булмады. Ташкентта тагын бер туристик энҗе ачылуына бик шатмын, аны килеп күрергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Ислам цивилизациясе үзәгенең төп бурычы – Исламның чын гуманистик һәм мәгърифәтчелек асылын күрсәтү. Бу бигрәк тә безнең балалар, яшьләр өчен бик мөһим. Сирәк артефактлар тәкъдим ителгән зал соклану уятты. Комплекс эшли башлау белән актив хезмәттәшлегебезне башлыйбыз. Республикаларыбыз музейлары арасында тәҗрибә уртаклашу өчен килешү төзергә ниятлибез.
Ислам цивилизациясе үзәген төзүне Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев 2017 елда башлап җибәрде, ә беренче ташын 2018 елның июнендә салдылар.
42 мең кв. м. мәйданлы бина 65 метр биеклектәге гөмбәз белән бизәлгән, ул традицион үзбәк архитектурасын заманча технологияләр белән берләштерә. Үзәк музей һәм фәнни-тикшеренү комплексы функцияләрен үти. Биредә тикшеренү бүлекләре, сирәк кулъязмалар фонды, китапханә, архивлар, реставрацияләү остаханәләре, санлаштыру лабораторияләре, шулай ук 460 урынлык конференц-залы урнашкан. Комплексның төп рухи үзәге Изге Коръән залы булачак. Анда Госман Коръәненең иң борынгы нөсхәләренең берсе, шулай ук Сәмәнидләр, Караханидлар, Хәрәземшаһлар, Тимуридлар һәм башка династияләр чорларының сирәк кулъязма басмалары тәкъдим ителәчәк.
Фото: glavarb.ru