"Башгидрометүзәк"тән кискен суыту һәм явым-төшемнәр булачагын хәбәр итәләр.
Иртәгә, 8 декабрьдә, төнлә һәм көндез бераз кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә һәм көндез температура -6, -11 градуска кадәр төшәчәк, ә республиканың төньяк-көнчыгышында -16 градуска кадәр суытачак.
Сишәмбе, 9 декабрьдә, салкыннар көчәя. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә температура -14, -19 градус тәшкил итәчәк, ә аязганда кайбер районнарда термометр баганасы -20, -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез дә салкын булачак: -9, -14 градус.