

Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, СВО ветераннары ассоциациясе бер ел эчендә меңнән артык кешене берләштерде һәм эшлекле бергәлеккә әверелде.
- Без СВО ветераннарының төбәк ассоциациясен үстерү мөһим икәнен аңлыйбыз. Безгә ныклы, көчле һәм абруйлы оешма кирәк, чөнки без алда зур күләмдә эш булачагын аңлыйбыз, - диде төбәк җитәкчесе.
Төбәк җитәкчесе СВОда катнашучыларга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы, Ватанны саклаучыларның гаиләләре төбәк иҗтимагый оешмасы, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты, шулай ук СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәкләре эшен югары бәяләде. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, һәр муниципалитетта ассоциация вәкиле бар.
– Мин район һәм шәһәр башлыкларына СВО ветераннарын эшкә актив җәлеп итәргә, иҗтимагый советларга кертергә куштым. Урыннарда мондый турыдан – туры хезмәттәшлек безгә теләсә нинди сорауларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Ветераннар ассоциациясе НКОсы өчен социаль заказны карау буенча башлангычны хуплады һәм СВО ветераннары ассоциациясенең урындагы бүлеген оештыруның муниципаль стандартын эшләргә кушты.
- Муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу мөһим. Беренчедән, бина билгеләргә кирәк. Шулай ук ассоциациянең урындагы вәкилләре һәрвакыт район һәм шәһәр башлыклары белән турыдан-туры элемтәдә булырга тиеш, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru